Кичә, 26 апрельдә – республикабызда зурлап сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу һәм Туган тел көне билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары иртәнге якта Тукай мәйданында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Анда Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм татар зыялылары катнашты. Аннан Казан Кремлендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреатларын игълан иттеләр. Бу бүләккә ия булучылар арасында шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, сынчы Кадим Җәмитов, балалар шагыйре Борис Вайнер, һәм ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова бар. Башкалабыздагы бәйрәм чаралары алга таба Казан цирокында дәвам итте. Анда Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы, балалар өчен язылган «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре, «Пар ат», «Күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләре буенча куелган “Печән базарында” театраль-цирк тамашасы тәкъдим ителде.
Ә менә төп бәйрәм чараларының берсе – Шигърият бәйрәме быел да Ирек мәйданында Муса Җәлил исемендәге ТДАОһБ театры янындагы Тукай һәйкәле каршында үтте. Күркәм традиция буенча Татарстан радиосы инде бик күп еллар әлеге бәйрәмнән киңәйтелгән репортаж әзерләп тыңлаучылар хозурына тәкъдим итә. Быел да безнең инженерларыбыз тырышлыгы белән без әлеге кичәне яздырып алдык. Хәзер шушы язманың беренче өлешен ишетерсез. Аның дәвамын 15 сәгать 10 минутта тыңлый аласыз.
Бүген, “Татарстан дулкынында” программасында без сезнең игътибарга кичә, 26 апрельдә, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел һәм Туган тел көне уңаеннан үткән Шигърият бәйрәменнән әзерләнгән репортаж тәкъдим итә башлаган идек. Хәзер шушы эшебезне дәвам итәбез. Шигърият бәйрәме быел да Ирек мәйданында Муса Җәлил исемендәге ТДАОһБ театры янындагы Тукай һәйкәле каршында узды. Бәйрәмне шагыйрьләр Дания Нәгыйм һәм Рүзәл Мөхәммәтшин алып бара.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01