Бүгенге чыгарылыш белән без ел дәвамында Татарстан радиосында барган “Безнең заман каһарманнары” дигән проектыбызны йомгаклыйбыз.
Әгәр исегездә булса, яңа тапшырулар циклын башлап җибәргәндә, без болай дип сөйләгән идек. Татар теле һәм әдәбиятына, татар халкы тарихына, милли тәрбиягә мәктәп программаларында урын бик аз бирелгән бер вакытта бу өлкәдә гаиләнең әһәмияте зурайганнан-зурая бара. Ләкин, ни кызганыч, соңгы елларда ата-аналарның — балалары белән, хәтта ак яулыклы, түбәтәйле әби-бабайларның оныклары белән татар телендә сөйләшмәүләре гаммәви күренешкә әверелеп килә. Шуның белән беррәттән без балаларына туган тел мохите тудыру, аларны татар телендә укыту, милли тәрбия бирү өчен биниһая зур тырышлык куйган үрнәк гаиләләрне дә еш очратабыз. Бүгенге көнебездә мондый эшләрне башкару үтә дә катлаулы, өстәмә чыгымнар, вакыт, сабырлык таләп итә. Шуңа күрә дә без бу кешеләрне чын мәгънәсендә “Безнең заман каһарманнары” дип әйтә алабыз, чөнки нәкъ менә алар — милләтебезнең киләчәген тәэмин итүчеләр.
Тапшыруыбызның максаты — беренчедән, әнә шундый гаиләләрне алгы планга чыгару, башкаларга үрнәк итеп кую, аларны безнең заманның чын каһарманнары итеп күрсәтү. Икенчедән, шушы гаиләләргә, аларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә карата җәмгыятьнең битараф булмавын, теләктәшлеген сиздерү.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01