Бүген игътибарыгызга “Фидакарьләр” проектының махсус чыгарылышын тәкъдим итәбез. Әлеге тапшыруны без ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Сез инде беләсез “Фидакарьләр” тапшыруының каһарманнары — гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар, остазлар, бакча тәрбиячеләре, тел галимнәре. Бүгенге тапшыруга әзерләнгәндә күренекле язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең: “Акыллы кеше белән сөйләшү – җан рәхәте”, — дигән канатлы гыйбарәсе хәтердә яңарды, чөнки студиябезнең кунагы – филология фәннәре кандидаты, Казан шәһәре “Адымнар” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамил Гомәр улы Ханнанов. Ул тумышы белән Әлмәт районы Чупай авылыннан. 2001 елдан алып 2006 елга кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетында белем ала. Аннан соң аспирантураны тәмамлап, 2009 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Байтак еллар матбугатта эшләгәннән соң, 2020 елдан Казан шәһәре “Адымнар” мәктәбендә эшли башлый. Рамил Ханнанов – кырыктан артык фәнни-методик мәкалә, «Төрки драматургия контекстында татар сәхнә әдәбияты (ХIХ гасыр ахыры — ХХ йөз башы)» (2010) дигән монография, V — IХ сыйныфлар өчен татар әдәбияты дәреслекләре, укытучыларга тәгаенләнгән методик кулланмалар авторы. 2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01