“Безнең заман каһарманнары».
Тапшыруыбызның бүгенге каһарманнарын – Айшә һәм Мансур Камалетдиновлар гаиләсен без Казаннан шактый еракта, Зур Дәрвишләр бистәсендә таптык. Әти-әни һәм алты балалары тыйнак кына шәһәр шау-шуыннан, ыгы-зыгысыннан качып матур тормыш итеп яталар. Балалары – Дәрвишләр бистәсендәге 11 нче татар гимназиясенә йөреп укый. Ике бистә арасындагы араны җәяү генә үтәм димә. Гимназиягә аларны махсус автобус йөртә икән. Гаилә башлыгы Мансур һәм йорт хуҗабикәсе Айшәгә килгәндә, алар икесе дә Казанда туып үсәләр һәм гаилә корганчы урам аркылы гына яшәүләрен белмиләр дә. Алдан ук шунысын әйтеп куйыйк, бүген без кунакта булачак Камалетдиновлар гаиләсе чын мәгънәсендә безнең тапшыруга туры килеп торган каһарманнар. Ни өченме? Хәзер аңлатам. Айшә катнаш гаиләдә туып үсә һәм кияүгә чыкканда кечкенә чакта әбисенә кайтып йөргәндә ишеткән татарча сөйләмне инде оныта ук төшкән була. Ә менә тормышлы булып бәби алып кайткач, ул татар телен өйрәнә башлый. Аның бүген камил итеп татарча сөйләшергә тырышуы һәм үз балаларына да туган телне бирүе шәхсән үземдә зур соклану уятты. Тырышканда була бит ул! Бу турыда алга таба кызыклы итеп Айшә үзе дә сөйләр. Сез дә, хөрмәтле радиотыңлаучылар, аның тырышлыгына сокланып, әлегә сөйләмендә булган хаталарны гаепкә алмассыз дип өметләнәбез, чөнки телгә өйрәнгән вакытта тирә-юньдәге кешеләрнең ярдәме һәм үсендереп торуы бик мөһим нәрсә. Алайса, кайчакта без үзебезне зур белдеклегә санап, ярдәм кулы сузар урынга, татарча сөйләшергә маташкан кешеләргә елмаеп-көлеп карыйбыз, аларны тәнкыйть утына тотабыз. Шундый вакыйгадан соң, икенче күрешкәндә бу танышыбызның башка бер авыз сүз татарча сүз әйтмәве дә бар. Көлке объекты булу беркемгә дә рәхәт түгел шул.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01