Игътибарыгызга Татарстан радиосы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган “Фәнсөярләр клубы” проектының чираттагы чыгарылышы тәкъдим ителә.
“Фәнсөярләр клубы” проектын башлаганда без үзалдыбызга зур максат куйган идек. Ул - соңгы елларда халык арасында шактый киң таралган татар мәктәпләрен тәмамлап, туган телендә белем алган балалар киләчәктә төгәл һәм гамәли фәннәр өлкәсендә эшли алмаячак, гомумән, татар теле — фән теле түгел, дигән ялган фикерне фаш итү.
Бу тапшыруларда сез, хөрмәтле радиотыңлаучылар бихисап яшь галимнәр, фән белән кызыксынучы яшьләр, татар прпоектларын эшләүче ай-ти белгечләр белән таныштыгыз. Без бүгенге тапшыруыбызга кунак итеп чын мәгънәсендә милли җанлы укучылар, халкыбызның интеллектуаль элитасын тәрбияләүче, киләчәген кайгыртып эшләүче белем йорты – Казан шәһәре Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Рәшит улы Гайнуллинны чакырдык.
Моннан берничә ел элек фәннәрне татар телендә укыту турында сөйләшкәндә, гимназиянең элеккеге директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина: “Ишек өстенә татар мәктәбе дип язып куйган килеш, фәннәрне рус телендә укыту — үзебезне алдап яшәү” дип белдергән иде. Гимназиянең бу мәсьәләдәге позициясе бүген дә катгый. Алар тәрбия эшләрен генә түгел, математика, физика, химия, биология кебек төгәл фәннәрне дә татар телендә укыталар. Уңыш серенең берсе дә нәкъ шунда, чөнки һәр елны баласын гимназиягә бирергә теләгән ата-аналарның саны арта бара. Димәк, бу белем йортын таныйлар, хөрмәт итәләр. Әлбәттә, гимназия директоры белән бу хакта да сөйләшербез. Әмма әңгәмәбезнең төп темасы – гимназия тарафыннан эшләнә торган “Татарча онлайн мәктәп” проекты турында булачак. Гимназия коллективы глобаль характердагы бик зур эшкә алынган. Интернет аша дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче мәктәп укучылары татар телендә гимназия укытучылары үткәргән биология, физика, математика дәресләрендә була ала. “Татарча онлайн мәктәп” белән башка төбәкләр дә кызыксына башлаган. Бу хакта тулырак 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин белән әңгәмәбездә ишетерсез.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01