Игътибарыгызга Татарстан радиосы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган “Фәнсөярләр клубы” проектының чираттагы чыгарылышы тәкъдим ителә. Узган тапшыруда без филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Ринат Таһир улы Сәфәров белән татар сүзлекләрен төзү тарихы һәм традицияләре турында сөйләшә башлаган идек. Галим әйтүенчә, беренче сүзлекләр прагматик максатлардан, сәүдә үсеше сәбәпле барлыкка килә. Икенгчедән, дини текстларның гарәп телендә булуы татарча-фарсыча-гарәпчә сүзлекләргә ихтияҗ тудыра. Ә беренче чын татарча сүзлекләрнең чишмә башында галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри тора. Ул беренче милли аңлатмалы сүзлек авторы буларак билгеле. Узган гасырның 20 нче елларында академик кимәлдәге шундый сүзлек Җамал Вәлиди тарафыннан да төзелә, әмма аның язмышы аянычлы тәмамлана. Аңа ул вакыттагы хөкүмәт бу эшен ахырына җиткерергә мөмкинлек бирми. Җамал Вәлиди сүзлегенең бер өлеше генә сакланып кала. Әлбәттә, безнең замандашларның күбесе Тел, әдәбият һәм сәнгать институты диюгә, 1970-1980 елларда дөнья күргән һәм бүген дә актуальлеген һәм популярлыгын югалтмаган 3 томлы Татар теленең аңлатмалы сүзлеген искә төшерер. Институт галимнәре тарафыннан соңгы елларда бу сүзлек яңартылып, 6 томлы итеп нәшер ителде. Ринат Сәфәров узган тапшыруыбызда безне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүгенге актуаль эзләнү-тикшеренү юнәлешләре белән дә таныштырган иде. Инде килеп, бу әңгәмәнең иң кызык өлешләрен тәкъдим итәр вакыт килеп җитте.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01