Бу көннәрдә Татарстан Республикасының театр сәнгатендә зур югалту. Инде ишеткәнсездер, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбез осталарыннан берсе Юкачева Раушания Хөснетдин кызы дөнья куйды. Аның белән хушлашу бүген, Камал театры фойесында булды һәм ул туган авылы – Питрәч районы Күн авылында туганнары янына җиргә иңдерелде.
Юкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт театрында эшли башлый. 1983 елдан — Татар академия театрында. Ул тамашачылар хәтеренә төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образлары аша кереп калды. Театр белгечләре әйтүенчә, аларга йомшаклык, лиризм хас.
Кашшаф Әмировның “Зөлфия”сендә – Зөлфия, Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”ендәге Саҗидә, Мансур Гыйләҗевнең “Бичура”сында – Руфия, Ркаил Зәйдулланың “Саташкан сандугач”ында – Мәрфуга шундыйлардан. Ә 90 нчы елгы балалар — безнең буын тамашачылар хәтеренә ул иң беренче чиратта Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклендәге Тәмлетамак роле белән уелып калды. Бик яратып көтеп ала идек без бу спектакльне. Мансур Гыйләҗевнең “Казан егетләре”, “Тагын Казан егетләре”ндәге Фирдәвесе дә безне, телевизор экраннары аша булса да үзенә әсир итә иде.
Раушания ханым көчле лидерлык сыйфатларына ия актриса, хатын-кыз иде. Аны якыннан белгән хезмәттәшләре, сәхнәдәшләре дә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, башкаларны аңлый белү кебек сыйфатлары белән беррәттән шулай дип искә алалар.
Без кинәт арабыздан китеп барган Раушания Юкачеваның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз һәм зур сабырлык телибез. Яраткан артисткабыз Раушания Юкачеваның рухы шат, урыны җәннәт түрләрендә булсын иде дип телибез. Бүгенге тапшыруыбызны аны искә алып, якты рухына багышлап әзерләдек. Хәзер без тыңлаячак тапшыру 2019 елда, Раушания ханым үзенең 60 яшьлеген бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә эфирга чыккан иде.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01