Татарстан радиосы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган “Фәнсөярләр клубы” проектының чираттагы чыгарылышы.
Бу проект кысаларында без сезне милләтебезнең яшь интеллектуаль көчләре – фән белән кызыксынучы яшьләр, аспирантлар, яшь галимнәр һәм аларның ачышлары белән таныштырудан тыш, республикабызда фән өлкәсенә зур өлеш керткән галимнәребезнең тормыш юлы һәм алар калдырган мирас хакында да сөйләшәбез.
Бүгенге чыгарылыш уникаль шәхес, Идел буе төбәгендә һәм татарлар арасында беренче философия фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, югары уку йортлары өчен татар телендә беренче философия дәреслеге авторы Мансур Ибраһим улы Абдрахмановны искә алып әзерләнде. Быел аның тууына – 110 ел.
Шул уңайдан Татар китабы йортында аны искә алып түгәрәк өстәл оештырдылар. Анда без дә катнаштык һәм игътибарыгызга әлеге очрашуның кайбер мизгелләрен сезнең хозурга да тәкъдим итәргә булдык.
Бер карасаң, татар әдәбиятының күренекле вәкиле Шәриф Камалга багышланган әдәби музей, ягъни Татар китабы йорты һәм галим Мансур Абдрахманов арасында уртак бәйләнеш юк кебек. Әмма Казан университетында галим Мансур Ибраһимов нигезләгән фәнни юнәлеш буенча бүген аспирантурада укучы Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин башка фикердә булып чыкты. Түгәрәк өстәлдә шулай ук Мансур Абдрахмановның фәнни мирасы белән якыннан таныш булган һәм күпмедер дәрәҗәдә аның эшен дәвам иттергән галимә, Казан университетының гомуми философия кафедрасы доценты, философия фәннәре кандидаты Зөлфия Зәйтүн кызы Ибраһимова чыгыш ясады. Ул галимнең тормыш юлы белән таныштырудан тыш, “Хәзерге милли мәдәнияттә философик фикергә ихтияҗ бармы?” дигән темага үз фикерләре белән уртаклашты.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01