Студиябезнең бүгенге кунагы үзен тәкъдим итүдә купшы сүзләргә, мактауларга мохтаҗ түгел. Ул инде күптән халык мәхәббәтен яулаган сәхнә осталарыбыздан. Театр сөюче тамашачылар, радиотыңлаучыларыбыз арасында аның үзен бер генә тапкыр булса да сәхнәдән, телевизор экраныннарыннан күрмәгән, тавышын төрле иҗат кичәләрендә, радио аша ишетмәгән кеше юктыр. Якыннан белүче сәхнәдәшләре аны тормышта ачык, мөлаем, киң күңелле, сабыр, әдәпле, белемле, кирәк чакта үз дәрәҗәсен белерлек горур дип тасвирлый. Үзе дә сәхнә иҗатында югары биеклекләргә ирешкән СССРның халык артисты Шәүкәт ага Биктимеров Камал театрының талантлы актеры, яшь сәхнәдәше турында “Ул сәхнә өчен яратылган” дип әйтеп калдырган. Ә озак еллар Камал театры директоры булып торган Шамил Зиннур улы Закиров аны сәхнә чынбарлыгын аңлый торган артист дип атаган.
Инде аңлагансыздыр болар барысы да яраткан актерыбыз – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша турында! Аның студиябезгә килүенең матур сәбәбе бар. Бу көннәрдә ул үзенең гомер бәйрәмен – 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Якын кешеләреннән, яраткан тамашачыларыннан бихисап җылы котлаулар, тәбрикләр кабул итә. Шулар арасыннан иң кадерлесе – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең рәхмәт хаты. Анда мондый юллар бар: “Сез – милләтебезнең затлы-сөйкемле, мәшһүр артисты, данлыклы Камал театрында инде чирек гасырдан артык хезмәт итәсез. Сез уйнаган рольләр тамашачы күңелен бик тиз яулап ала, чөнки һәр яңа ролегездә сез өр-яңадан ачылып, безне гаҗәпләндерәсез һәм сокландырасыз. Татар халкының театр сәнгатен, телен, әдәби-мәдәни хәзинәсен саклауга һәм баетуга керткән лаеклы хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, — диелгән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең рәхмәт хатында.
Хәзер игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк әңгәмәдә Фәнис Рәдиф улын алда санап үткән сыйфатларыннан тыш яңа яктан ачарсыз дигән өметтә калабыз.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01