Бүген без бер шәп яңалыгыбыз белән уртаклашабыз. Татарстан радиосы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә “Фәнсөярләр клубы” дигән яңа тапшырулар циклы башлап җибәрә.
Соңгы елларда халык арасында татар мәктәпләрен тәмамлап, туган телендә белем алган балалар киләчәктә төгәл һәм гамәли фәннәр өлкәсендә эшли алмаячак, гомумән, татар теле — фән теле түгел, дигән ялган фикер таратыла. Бу фикер шактый киң катлау татар халкының зиһенен яулап алды. Шул ук вакытта татар телендә белем һәм тәрбия алган шәхесләрнең фәннең төрле өлкәләрендә уңышлы эшләп килү очраклары бихисап. Бүгенге көнебездә татар телендә фикер йөртүче яшьләребез арасында химия, физика, IT, тарих, археология, этнография, астрономия, медицина кебек өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән, хәтта ачышлары белән танылган галимнәр байтак.
Проектның максаты — татар телен камил белүче, үз халкын хөрмәт итүче яшь галимнәр мисалында “татар теле – фән теле түгел” дигән мифны фаш итү, туган телне яхшы белү фән белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлек икәнен аңлату, яшь тыңлаучылар күңелендә туган телебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.
Әлеге тапшыруларда яшь галимнәр үзләре катнашачак. Алар белән сөйләшү фәнгә килү юллары, беренче остазлары, фәнни ачышларының әһәмияте турында булачак.
Башкалабыз Казан – элек-электән көчле фәнни үзәкләрнең берсе. Фәннең кайсы гына өлкәсен – химия, физика медицина, астрономия булсынмы яки хокук белеме, филология булсынмы, Казан фәнни мәктәпләре турында горурланып сөйләргә мөмкин.
Дөнья фәненә әйтеп бетергесез зур өлеш керткән галим-милләттәшләребез дә күп безнең.
Татарлар арасында беренче физика-математика докторы, профессор Хәмит Мөштәри, Физика-математика фәннәре докторы, профессор Роберт Нигъмәтуллин, Татарстанның Балтач районы Сосна авылында туып-үскән, сероорганик химия, нефть-газ эшкәртү өлкәсендә исеме дөньякүләм билгеле шәхес, техник фәннәр докторы, профессор Әхмәт Мәзһәров, шулай ук техник фәннәр докторы, профессор Казанда туып-үскән Рафаэль Йосыпов, Медицина фәннәре докторы, профессор, кардиохирургия, кан тамырлары, аларны дәвалау юнәлешенә уникаль яңалыклар алып килгән күренекле белгеч, илдә беренче тапкыр бармакларны реплантацияләү, аяк бармакларын күчереп урнаштыру кебек операцияләрдә катнашучы буларак билгеле Ренат Акчурин, дөньякүләм билгеле астрофизик Рәшит Сүнәев, танылган физик Роальд Сәгъдиев исемнәре фән тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. Сез кайсы милләттән дип сорасалар, шушы шәхесләрнең исемнәрен атау да җитә дип уйлыйм.
Икенче яктан, соңгы елларда бу шәхесләребезгә алмаш булырлык яшьләребез үсеп килә. “Фәнсөярләр клубы” тапшәырулары шундый яңа ачышларга, яңа исемнәргә бай булыр дип уйлыйбыз.
Студиябезгә кунак итеп без бүген Е.К. Завойский исемендәге Казан физик-техник институты аспиранты Илнур Гыймазовны чакырдык. Укеукдан тыш Илнур биредә фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Диссертациясен якларга әзерләнә.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01