Республикабызның Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар Дәүләт дроама театры быел үзенең 85 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Тарихка күз салсак, Минзәләдә театр хәрәкәте 1905-1907 еллардан соңгы чорда активлашып китә. Биредә һәвәскәрләр төрле әдәби кичәләр әзерлиләр, спектакльләр чыгаралар. Узган гасырның 20 нче еллары башында Минзәләнең мәгариф бүлеге тарафыннан күчмә труппа төзелә. Вәли Курамшин җитәкчелегендәге труппа авылларда йөри. Аның төп бурычы – крестьяннарга сәхнә аша аңлату эшләре алып бару була.
Татнаркомпрос карары буенча, 1935 елның 10 мартында Чистай шәһәрендә беренче номерлы колхоз–совхоз театры төзелә. 1936 елның апрелендә, колхоз-совхоз театрлары челтәрен республикада тигез җәелдерү максатыннан, бу театр Минзәләгә күчерелә. Аның җитәкчесе итеп – Сабир Гаделҗан улы Өметбаев билгеләнә.
Театрның составы 30 кешедән арта. Нәтиҗәдә театр Бөек Ватан сугышына кадәр булган 5-6 ел эшләү дәверендә 40тан артык әсәрне сәхнәләштерә. 1939 елда театр Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз колхоз-совхоз театрлары фестивалендә Т.Гыйззәтнең “Чаткылар”, Г.Камалның “Беренче театр”ы белән катнашып Диплом һәм йөк машинасы белән бүләкләнә. Зур уңыштан канатланып эшли башлаган театрның барлык планнарын сугыш җимерә. Театрның ирләр составы тулысынча фронтка китә. Әмма эш тукталмый. Репертуарда күпчелек патриотик темага багышланган бер пәрдәлек әсәрләр, скетч, интермедияләр, концерт номерлары булла. Бөтен авырлык хатын- кызлар җилкәсенә төшә. Алар үзләре сәхнә коралар, кирәк чакта ирләр булып спектакльдә уйныйлар. Театр коллективыннан сугышка киткән 26 кешенең 12се кире әйләнеп кайтмый.
Сугыштан соңгы елларда Минзәлә театры профессиональ яктан үсә. Труппага махсус белем алган актерлар, режиссерлар килеп кушыла. Әйтик, 1956 елда Мәскәүдән ГИТИСның режиссерлар факультетын тәмамлап Мулланур Мостафин кайта. Ул театрны 1967 – 1987 елларда җитәкли.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01