Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында сезне, хөрмәтле радиотыңлаучылар, Татарстанның халык артисты Рәфыйк Каюмов белән очрашу көтә. Ул 1985 елдан Чаллы театры сәхнәсендә. Театрның башта халык, аннан соң Дәүләт статусына ия булуы, ягъни 36 елдан артык тарихы аның күз алдында язылган. Шушы 35 елдан артык гомер эчендә сәхнәдә нинди генә образлар тудырылмаган да, кем генә булып яшәлмәгән. Әмма Рафик ага өчен бигрәк тә җир кешеләрен, тормышта үз ныклы позицияләре, принциплары булган, күпне кичергән авыл агайлары рольләрен башкару күпкә якынрак. Аның шундый образлары арасыннан Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” драмасындагы Мирвәли, Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” спектаклендәге Сәет, Әхәт Гаффарның “Язлар моңы” спектаклендәге Сәгыйдулла рольләре актерның иҗат биографиясендә зур урын алып тора. Монда, әлбәттә, Рәфыйк аганың үзенең дә гап-гади авыл, җир кешесе, шушы көнгә кадәр үз кырларын сөреп йөрергә хыялланып яшәве турында да онытмаска кирәк.
Рәфыйк Рәфкать улы Каюмов 1961 елны Татарстанның Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туа. 1976–1979 елларда Түбән Кама һөнәр училищесында укый. 1985–1991 елларда Яр Чаллы шәһәрендәге «Энергетик» мәдәният сарае каршында оештырылган Халык театрына йөри. 1991 елда Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә килә. 1993–1998 елларда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссерлар хәзерләү бүлеген тәмамлый.
2018 елда Рәфыйк Каюмовка театр сәнгатенә керткән өлеше өчен Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә.
Без бүген, хөрмәтле радиотыңлаучылар, менә шушы олы шәхеснең грим бүлмәсендә кунакта. Әңгәмәбез, әлбәттә, театр сәнгате, Чаллы театрының узган юлы, бүгенгесе, киләчәге, актерның үз иҗаты, тормыш, яшәеш принциплары турында.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01