Бүген студиябезнең кунагы – татар халкының яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева.
“Зөһрәнең үз чишмәсе бар – “Салкын чишмәләр”дән, “Җидегән чишмәләрдән” челтерәп агып чыккан үз чишмәсе. Якты күңел түреннән, матур теләкле йөрәк түреннән мөлдерәп агып чыккан чишмәсе… Ул чишмә җыр булып, моң булып агыла. Ул сине әле шатландыра, дәртләндерә, әле тирән сагышларга сала, әле онытылган уйларыңны, хатирәләреңне яңарта, әле шатландыра, гаҗәпләндерә – кеше күңеленең иң нечкә, иң саф самими кичерешләрен уятып җанны рәхәтләндерә”. Күренекеле шагыйрә, бик күп җырлар авторы Гөлшат Зәйнашева Зөһрә ханым турында әнә шулай дип яза.
Әйе, инде менә кырык елдан артык Зөһрә Сәхәбиеваның җырлары халыкны үзенең җылылыгы, кабатланмас аһәңлеге белән сокландыра. Аның үзенчәлекле тавышын беркеменеке белән дә бутап булмый. Җырчының репертуарында берничә йөз татар халык җыры һәм шул ук чамада татар композиторларының да әсәрләре. Зөһрә Сәхәбиева өчен иң беренче чиратта, югары профессиональ осталык һәм нәфислек белән халкыбыз көй-моңнарының тирән эчтәлеген, гүзәл аһәңнәрен тамашачыга җиткерү мөһим. Аның иҗади активлыгына бүген дә сокланырлык. Җырчының үзенә йөкләгән, күңел кушуы буенча эшләгән тагын бер зур вазифасы бар. Ул үзенең тормыш иптәше, халкыбызның яраткан җырчысы, кабатланмас тавыш иясе Хәйдәр Бигичевнең иҗади мирасын туплап, халыкка тәкъдим итү, саклап, барлап тоту юнәлешендә күп көч куя. Хәйдәр Бигичев башкарунда төрле еллардагы арияләр, татар композиторларның җырлары һәм романслары дискларда дөнья күрә тора. Аның юбилей концертларын, төрле кичәләрне оештыруда башлап йөрүчеләрең берсе дә ул Зөһрә ханым.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01