Хөрмәтле тыңлаучыларыбыз, бүгенге тапшыруыбыз Татарстан радиосы фондында Габдулла тукайга кагылышлы язмалар турында булыр. Алар нинди халәттә, нинди сыйфатта саклана һәм алар эфирда ни дәрәҗәдә кулланыла? Күрәсез, бу тапшыру Тукайның туган көнендә Татарстан радиосының үз тыңлаучылары алдында үзенә күрә бер хисап тотуы кебегрәк булачак.
Бернинди шикләнүләргә урын калдырмыйча, баштан ук шуны әйтеп куйыйк: Тукай исеме белән бәйләнгән һәр язма күз карасыдай кадерләп саклана бездә. Фондыбыздагы берничә киштәне репортажлар биләп тора. Болар – һәр елны шагыйрьнең туган көнендә үткәрелә торган шигырь бәйрәмнәреннән, юбилей тантаналарыннан, Тукайның Казандагы әдәби музеенда, Тукай клубында, Кырлайда, Кушлавычта, уку йотларында, мәдәният-сәнгать оешмаларында үткәрелгән чаралардан алынган язмалар. Аларда кемнәр генә катнашмаган да, кемнәр генә Тукайга кагылышлы фикерләрен әйтмәгән.
Тагын бер зур бүлектә Сөекле шагыйребезнең әсәрләре тупланган. Биердә күренекле артистларыбыәз укуында аның шигырьләре, публицистик чыгашлары урын алган. Өченче юнәлеш – Тукай турындагы әдәби һәм документаль әсәрләр. Дами тыңлаучыларыбыә беләдер, Татарстан радиосы дулкыннарында Тукай ункөнлеге кысаларында бу язмаларның бик күбе инде эфирда яңгырады.Һәм шактый өлеше алда торган көеннәрнең программасына кергән.
Хезмәттәшебез, шагыйрь Рөстәм Акъегет Тукайның үз тавышын табып булмасмы дип эзләнүләр дә алып барган иде. Чыннан да, шагыйрь яшәгән заманнарда патефон тәлинкәләренә, балавыз цилиндрларга тавыш яздыру эше көйләнгән булган бит. Кем белә, бәлки шагыйрь тавышы кайсыдыр архивларда кемдер килеп табып алганын көтеп ятадыр. Рөстәм Акъегет үз максатына барып җитәргә өлгерә алмый калды, 2020 елның җәендә арабыздан мзңгелеккә китеп барды. Аның эшен дәвам итүчеләр табылыр, дип өметләник.
Татарстан радиосы фондында аерым бер саклык белән саклана торган тагын бер төр язмалар бар. Болар – Тукай турында истәлекләр, шагыйрьне үз күзләре белән күргән, хәтта аның белән аралашакан шәхесләрнең хатирәләре.
Без хәзер менә шушы язмаларга тукталырбыз. Аларны тыңлаганда шагыйрь гади бер җир кешесе буларак, фани дөнья кешесе буларак күз алдына килеп баса, һәм аның иҗатының зурлыгы тагын да ачыграк аңлашыла башлый кебек.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01