Сәнгать, бигрәк тә театр дөньясында үзләре безнең арадан күптән китсә дә, исемнәре телдән-телгә күчеп яшәүләрен дәвам иткән шәхесләр бар. Алар турындагы истәлекләр сәхнәдәш дусларының хәтерендә генә түгел, шул актерның уенына карап сокланган гади тамашачы күңелендә дә саклана. Еш кына мондый кеше турында: “Гади. Якыннарына һәрчак игътибарлы, ихтирамлы, ягымлы. Уенында бернинди дә фальш күрмәссең. Тудырган образлары табигый. Ул халык мәхәббәтен яулаган чын шәхес иде”, — диләр. Әйе, бүгенге тапшыруыбызның баш каһарманы да нәкъ шундый иде. Без бүгенге программаны Татарстанның халык артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ирек Вәли улы Баһмановны искә алып әзерләдек.
Ирек Вәли улы Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт авылында туа. 1951-1954 елларда Төньяк хәрби флотында хезмәт итә. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм татар күчмә театрында эшли башлый.
Аннары, 1964 елдан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татар дәүләт академия театрында иҗат итте. Артистның «Яшь йөрәкләр» спектаклендә Фәйзулла, «Хуҗа Насретдин»да Ахун, «Зәңгәр шәл»дә Мишка, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Искәндәр кебек рольләре халык күңелендә тирән уелып калды.
Ирек Баһманов 1982 елдан Татарстанның халык артисты.
Кырык биш ел гомерен сәхнәгә багышланган артист 300гә якын роль башкара. Башта үзенчәлекле характерлы яшь герой рольләрендә уйный. Актёрның иҗади үзенчәлеге үткен характерлы, шул ук вакытта тирән психологик рольләр башкарганда тулырак ачыла. Актёрга хас эчке гармония, йомшак темперамент һәм зыялылык, нечкә, ягымлы юмор кайвакытта үткен сатира белән бергә кушыла, бу аңа персонаж характерының гомумиләштерелгән социаль асылын тирәнтен ачып бирергә, истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Геройларның тормышчан тышкы кыяфәте Баһмановның катлаулы эчке дөньясы белән тулыландырыла. Гомеренең соңгы елларында тамашачы аны Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”, У. Шекспирның “Ричард III” спектаклендә күрә иде.
Ирек Баһманов Татарстан радиосы өчен дә үз кеше булды. Безнең фондта ул катнашкан спектакльләр, төрле әдипләребезнең әсәрләрен укыган йөзләгән язма кадерләп саклана һәм әле дә эфир киңлекләрендә яңгырап, халыкка хезмәт итүләрен дәвам итәләр.
Бүген игътибарыгызга Татарстан радиосы фонотекасыннан тагын бер үтә дә кадерле язманы тәкъдим итәргә булдык. Ул Ирек Баһмановның 80 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнгән вакытта үзе катнашында 2012 елда әзерләнгән тапшыру. Күренекле артист белән әңгәмәне журналист Нәсим Акмал алып барган.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01