Татар театры тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язып куярлык шәхесләр бар. Шулар арасында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Шәхсанәм Әсфәндиярова аерым урын алып тора. Биографиясендәге рәсми мәгълүматларга караганда ул 1926 елның 8 нче февралендә Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туып, Ташкентта үсә. Анда хореография училищесында белем ала. Үзбәк опера һәм балет театрының балет спектакльләрендә бии. Шул елларда аның исемен кыскартып, “Шаха” дип йөртә башлыйлар. Бу исем аны гомере буе озата бара. Театр белгече Ильтани ханым Илялованың артистка турында Шәһри Казан газетасында басылган язмасында мондый кызыклы фактларга тап булырга мөмкин. “Татарстанның халык артисты Шәхсанәм Әсфәндиярова көнчыгыш халыклары исемен йөрткән. Ул Хива ханлыгы чорында соңгы хан Әсфәндиярның оныгы була. Бу хакта Шәхсанәмнең әнисе Мөкәрәмә апа 30 нчы елларда Хәмзә исемендәге Үзбәк академия театрында эшләгәндә минем әти-әниемә сөйләгән. 1985 елда камаллылар Ташкентка гастрольләргә баргач, Шаханы Әсфәндияр хан оныклары эзләвен әйткәннәр иде. Кызы Җәмилә белән икесен кунакка чакырып: “Әтисенең мирасына дәгъва итмиме?” – дип сорыйлар. Шаха аларга: “Юк”, — дип җавап бирә”. Театр белгече Ильтани ханым Илялова матбугат битләрендә Шәхсанәм Әсфәндиярова турында шундый истәлекләре белән уртаклашкан.
Ә безнең бүгенге тапшыруда катнашу өчен студиябезгә Татарстанның халык артисты, Камал театры музее җитәкчесе, Шәхсанәм Әсфәндиярованы якыннан күреп белгән икенче бер кадерле кунак – Луара ханым Шакирҗанова килде. Димәк, зур сәхнә остасы, театр тарихына үзенең кабатланмас рольләре белән кереп калган актриса Шәхсанәм Әсфәндиярованы бергәләп искә алачакбыз.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01