Атылган йолдыз сыман… Бүгенге тапшыруыбыз дан йолдызы сүнсә дә, нуры һаман сирпелеп, кешеләр хәтерендә яшәүче күренекле шәхес – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллинаның якты истәлегенә багышлана. Әгәр исән булса, аңа 4 гыйнварда 70 яшь тулган булыр иде. Әйе, әгәр исән булса, ул бүген дә татар театры сәхнәсенең якты бер йолдызы булып балкыр иде әле.
Татарстанның Лаеш районы Агайбаш авылында дөньяга килгән Фирдәвес Хәйруллинаның сәхнә тормышы 1970 елда башлана. Нәкъ шул елны ул Казан театр училищесын тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры труппасына кабул ителә.
Фирдәвес Хәйруллинага табигать артист халкы өчен бик тә әһәмиятле булган тышкы чибәрлекне, тирән хисләрне чагылдыручы темпераментны, бай интеллектны мулдан биргән. Бу сыйфатларга ия булу бер нәрсә, сәхнәдә аларны куллана белергә дә кирәк. Артистка Фирдәвес Хәйруллина Камал театры сәхнәсендә булсынмы яки телекамералар алдындамы Аллаһы Тәгаләдән зур бүләк булган зур талантын, сәхнә тормышында тупланган тәҗрибәсен кушып матур, тормышчан образлар иҗат итә. Аның рольләре арасында татар хатын-кызларының ачы язмышын чагылдырган Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”, Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” кебек әсәрләрендәге Зөләйха, Гөлбану кебек трагик, Зөлфәт Хәкимнең “Кишер басуында”гы Мәрфуга, Нәкый Исәнбәтнең “Зифа”сындагы Эсмеральда кебек шаян, шук рольләр дә җитәрлек. Ул аларның барысын да күңеле аша үткәреп уйный, сәхнәдә яшәп күрсәтә. Хәер, чын артист башкача булдыра да алмый.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01