Тапшыруыбызның бүгенге кунагы – сезгә, хөрмәтле радиотыңлаучылар, яхшы таныш шәхес. Ул күренекле актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. Нибары 27 яшендә республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган шәхес — Наилә Гәрәева бүген бездә кунакта.
Татар театр сәнгате дөньясында аның йолдызы бик иртә, 20 яше дә тулмаган кыз чагында кабына. Наилә Хәким кызы Гәрәеваның 60 елдан артык гомере фидакарьләрчә сәнгатькә, Камал театрына багышланган. Бүгенге тапшыруда сүз аның иҗаты, башкарган рольләре һәм әлбәттә тормыш юлы турында.
Наилә Хәким кызы – Татарстан радиосының да якын дусты. Үзе әйтүенчә, аның һәр иртәсе безне тыңлап башлана. Шәхсән үзем эшләгән тапшыруларга да Наилә апа бик игътибарлы. Тапшыру бетүгә үк шалтыратып үз фикерен әйтә, рәхмәтләрен җиткерә. Автор өчен моннан да зуррак бәя булырга мөмкинме?! Сәхнә артында очратса да ул зур кайгыртучанлык күрсәтә, аналарча: “Әле син ашадыңмы? Ач йөри күрмә”, — диюе дә Наилә ханымның нинди киң күңелле булуы турында сөйли түгелме?!
Билгеле, безне шулай якын иткән, һәр тапшыруны игътибар белән тыңлап барган шәхесне кунак итеп чакыру зур җаваплылык. Икенчедән, бу көннәрдә ул яраткан тамашачыларыннан, якыннарыннан котлаулар кабул итә. Наилә Хәким кызы Гәрәевага – 80 яшь. Бу санны күпләр, бигрәк тә сәнгать кешеләре яшерергә тырышса, Наилә ханым киресенчә, бу яшькә җитү бик зур бәхет, сөенеп яшим, ничә яшь тулганын шатланып әйтәм ди.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01