“Мин сәхнәдә кыю, үземә нык ышанган, иркен, бернәрсәдән дә читенсенми, киң хәрәкәтле, тере, оялып тормый эшли белгән артист булып күренергә тырышам. Күренергә тырышам гына шул! Бу минем табигый иркенлегем түгел. Үзем уйлап ясаган, еллар буе тиремә сеңдерә барган битлегем… Минем күңелемдә чир кебек эчке оялу утыра. Менә шул оялуымны белдертмәс өчен, битлекне үзем эшләдем. Профессиям шуны сорады. Бик бәхетле артист, иҗатка бик җиңел килгән, тормышым да гөрләп барадыр кебек күренсә дә, эчемдә тоташ фаҗига, көрәш, җиңү-җиңелүләр ята. Болар барысы да чын җырчы, зур колачлы шәхес буласым, үземне тулысынча җыр сәнгатенә бирәсем килүгә бәйле. Ясалма, мескен җырчы буласым килмәде минем…” Бу юллар барыбызга да яхшы таныш, күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның үзе язган “Әйтәсе сүзләрем бар иде…” дигән китабыннан.
Әйе, яраткан артистларыбыз сәхнә түрендә ялтырап кына тора кебек тоелса да, бу юлга килгәндә күпме авырлыкларга очраганын, күпме каршылыкларны җиңәргә туры килгәнен бик сирәкләр генә беләдер шул. Фердинанд Сәлаховны да язмыш берничә тапкыр сыный. 28 яшендә үк, күзенә карап: “Яшәмисең, һәм дә, димәк җырламыйсың да”, — диючеләр була. Авыулар, туганнарын югалту кайгысы… Ачы язмыш берничә тапкыр шулай җырдан аермакчы була аны. Әмма ул бирешми!
“Талантның ике канаты була: берсе – халык, икенчесе – хезмәт”. Күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең әнә шундый сүзләре бар. Әйе, тумыштан салынган талантың бар һәм син аны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү өстендә эшлисең, тырышасың икән, халык сине үзе үк күреп алачак һәм югалырга ирек бирмәячәк. Кайда гына булмасын Фердинанд Сәлахов һәрвакыт үзе булып калды, тормышта да иҗатта да үз мөмкинлекләрен, үз урынын, үз дәрәҗәсен саклап кала белде.
Быел Фердинанд абый 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күпләрнең яраткан җырчысы бүген ничек, нинди уй-хыяллар белән яши, тормышында, иҗатында нинди яңалыклары бар? Бүген сүзебез әнә шул хакта барыр.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01