Гадәттә, җырчыларны үтереп мактарга яратсак та, никтер биючеләр, аерым вокал яки хореография коллективлары матбугатта берникадәр азрак яктыртыла кебек. Ә бит игътибарга алып язардай төркемнәребез һәм сәхнә осталары күп. Инде егерме елдан артык үзенчәлекле чыгышлары белән милли сәнгатебезне үстерү, дөньяга тарату өстендә эшләүче “Казан” бию ансамбле дә әнә шундыйлардан. 90 елларда гына нигез салынган булуга карамастан, кызу адымнар белән алга китеп, бүгенге көндә кабатланмас репертуарын, үз программасын булдырды алар.
«Биючегә сүз әйтмәгез – бии-бии остара», – дип белми әйтмәгәннәр. «Казан» бию ансамбле елына ике-өч тапкыр яңа программа белән башкала тамашачысын шаккатыра. Ансамбльнең һәр чыгышы аерым бер спектакль дип әйтергә мөмкин. Сәхнәдә ут чәчеп биегән егет-кызлар артыннан күз иярми, вакыйгалар бер-бер артлы алышына тора, алар безне шанлы тарихыбызның төрле чорларына алып кайта. Ә тамашадан соң калган хис-кичерешләрне сүз белән генә тасвирлап бирү мөмкин түгел. Биюләрнең һәр халыкның милли үзенчәлекләрен өйрәнеп, асылына төшенеп иҗат ителгәне күренеп тора.
Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, ярты дөньяны диярлек аркылыга-буйга гизгән бию коллективының хезмәте әйтеп бетергесез. Репертуардагы төрле композицияләр ярдәмендә халыкларны дуслаштырырга, кыйтгаларны якынайтырга да була. Шуңа да дәүләт күләмендәге чараларга аларны еш чакыралар. Берьюлы халык биюләре, классика, степ һәм модерн өслүбләрендә иҗат итә торган «Казан» бию ансамбле бөтен Идел буе төбәгендә бер генә дисәң дә була торгандыр. Әмма бу юнәлешләр бер-берсе белән шулкадәр оста яраклаштырылып бирелә. Хәрәкәтләр никадәр кызу һәм дәртле булса да, традицион биюнең милләткә хас нечкәлекләре, нәзакәтлелеге югалмый. Костюмнарның затлылыгы, төсләрнең зәвыклы ярашуы, милли бизәкләре белән тамашачыны таң калдыра.
Ә бүген алар күңелле мәшәкатьләр белән янып йөри, күп кенә кызыклы яңалыклар да көтелә икән. Шулар турында тулырак сөйләшү максатыннан студиябезгә “Казан” бию ансамбеленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закированы чакырдык.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01