“Моңны сандыкка япмыйлар,
Базарда да сатмыйлар.
Күңелдән күңелгә салып
Ядкарь итеп саклыйлар…
Моң ул — милләтнең күңеле,
Өмете, сагышлары.
Шул моңнарга күчә бара
Халкымның язмышлары…”, — дип яза Рәмзия Габделхакова. Онытылмас моңы белән халык күңеленә кереп, үзе исән чакта ук җырлары белән үзенә һәйкәл салып калдыручы җырчыларыбыз бар.
Нәкъ менә шундый сәхнә осталарының берсе, Татарстанның халык артисты Әлфис Кыямов исемен кем генә хәтерләми икән. Ул Башкортстанның Борай районы Бакалы авылында туа. 6 яшендә үк гармунда уйнарга өйрәнә, аннан музыка мәктәбендә белем ала. Соңрак, Уфа музыка училищесын тәмамлый һәм туган авылына укытучы булып кайта. Армия хезмәтеннән соң аны Уфа сәнгать институтына чакыралар, ләкин ул Казанга китә һәм биредә Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 80 елларда үз коллективын булдыра, шулай итеп тамашачы мәхәббәтен яулый. Аның җырчы булып ачылып китүендә яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның да зур роль уйнаганын билегеләп үтәргә кирәк. Нәкъ менә аның белән бергә концертлар куеп йөргәндә халык мәхәббәтен казана да инде ул. “Әлфис Кыямов виртоуз баянчы гына түгел, табигатьтән бирелгән гаҗәеп матур тавышлы җырчы иде”, — дип искә ала аны замандашлары. Кызганыч, аның гомере кыска булган икән. Бер мизгел эчендә балкып янды да, үз артыннан якты эзен калдырып, сызылып кына китеп тә барды ул. Исән булса, быел яз аенда Әлфис Кыямовка 60 яшь тулган булыр иде.
Шул уңайдан бүген студиябезгә үзенчәлекле тавыш иясе, заманында күпләрнең йөрәген яулаган, әле бүген дә җырлары телдән төшмәгән җырчы Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямованы чакырдык. Белгәнебезчә, Айгөл үзе дә иҗат кешесе. Бүген без аның әтисе турында да, Айгөлнең үз иҗаты хакында да сөйләшербез.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01