Тапшыруыбызны танылган шагыйрә Гөлнур Айзатның шигырь юллары белән башлап җибәрәсем килә.
Моңлы гөлбакчада ялгыз былбыл
Тынып калган. Сазы туктаган .
Моңга гашыйк кошка җыр ул – тормыш
Хыянәт юк җырга, юк аннан!
Гомер буе татар моңы белән
Күңел чишмәсендә коенып.
Былбыл җырын сузмый ничек түзә ,
Ялгызлыкта яши боегып?!
Ә бит таңнар аның җыры белән
Ата иде нурга коенып.
Кичләр җитсә яше — карты бергә
Тыңлый иде аны җыелып.
«Сибелә чәчем», гүзәл «Тугайларым»,
Тагын «Хушлашырга ашыкма».
Аның җыры аша мәхәббәтен
Аңлаталар иде гашыйклар…
Күз алдында тора шул былбылның
И гайрәтле очар чаклары!
Безнең чорның мәңге тыңлап туймас
Ул былбылы – Зәбир Җаббаров !
Зәбир Җаббаров исемен урта һәм өлкән буын тамашачысы әле дә яхшы хәтерли торгандыр. Йөрәкләргә үтеп керә торган назлы, моңлы тавышы белән ул чорларда күпләрнең мәхәббәтен яулаган җырчы ул. Аның иҗатын ул вакыттагы танылган сәхнә осталары Таһир Якупов, Илһам Шакиров, Гөлсем Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов кебек җырчылар белән бер рәттән куеп карарга мөмкиндер. Әмма аяусыз язмыш үзенекен эшли. Ул бик иртә, талантының нәкъ чәчәк аткан вакытында сәхнәдән китәргә мәҗбүр була? “Тормышым, язмышым, эчке дөньям җырларым кебек моңлы булган икән шул. Гомерем буе дөреслек – гаделлек эзләп яшәдем — таба алмадым. Күпме җилләр искән, күпме сулар аккан, азмы — күпме юллар — илләр гизелгән, сәхнәләрдә шактый җырлар җырланган. Узган еллардагы тамашачыларым мине тирән аңлап искә алырлар дип уйлыйм. Табигатькә чыгып күкрәгемне тутырып җыр сузасым килә. Тавышым кайтса очып сәхнәгә чыгар идем. Талантымны тулысынча халкыма ачып сала алмадым шуңа йөрәк әрни”, – ди җырчы.
Тавыш югалу сәхнә кешесе өчен нинди зур фаҗига икәнен һәркем аңлый торгандыр. Чын талант иясе артык тыйнак була диләр. Зәбир аганың да холкы соранып йөри торганнардан түгел шул. Җырчы фаҗигасен эченә йотып, бу авырлыкны кичерерлек көч табып, бүген тыныч кына үз дөньясында гомер итсә дә, күңеле, җаны белән гел сәхнәдә ул. Узган ел Зәбир Җаббаров 70 яшен тутырды. Ә бүген ул үзе бездә кунакта.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01