Моннан нәкъ 75 ел элек, 1945 елның 24 июнендә тарихи Җиңү парады узган.
Татарстан Республикасы сугышның беренче көннәреннән үк илдәге мөһим тыл базаларыннан берсенә әйләнә. Биредә сугышлар бармаса да, республика халкының җиңүгә керткән өлеше бик зур була. Сугыш елларында якташларыбыз үзләрен кыю һәм курку белмәс сугышчы итеп күрсәтә. Хәрәкәттәге армиягә республикадан 700 меңләп кеше алына. Шулардан 350 меңгә якыны Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак була.
Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил, Брест ныгытмасының чыдам сакчысы Петр Гаврилов, кыю очучы Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин, Мотыйк Әхмәдуллин, Башкортстанда туган татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов һәм тагын бик күпләрнең исемнәре Бөек Ватан сугышы елъязмасына мәңгегә алтын хәрефләр белән язылган. Илнең иң югары бүләгенә лаек булган унбер меңнән артык совет сугышчысы арасында, рус, украин һәм белоруслардан гына калышып, татарлар сан буенча 4 нче урында тора.
Язучыларыбызның да бик күбе үткен каләме белән генә түгел, утлы корал белән дә дошманга каршы көрәшкән. Фронтта 104 язучысы булган, шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган.
Бүген без шундый каһарман язучыларыбызның берсе, Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле – Фатих Кәрим турында сөйләшербез. Бу уңайдан Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Россия федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис белән журналист Нәсим Акмалның әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01