Бүген игътибарыгызга тапшыруыбызның “Танышлар белән танышу” сәхифәсен тәкъдим итәбез. Кунагыбыз безнең өчен күптән үз кешегә әверелде. Сез дә аның катнашында әзерләнгән тапшыруларны яратып кабул итәсез. Татарстанның халык артисты, театр белгече – Луара Шакирҗан бүген бездә кунакта.
Татар театрының мәшһүр артистларына багышлап әзерләнгән тапшыруларны без күбесенчә Луара ханымның кабинетында яздырабыз, ягъни студиябезне вакытлыча Камал театрына күчереп торабыз. Бу кабинетта зур шкафларда саклана торган папкалар, бай китапханә игътибарны җәлеп итә. Бу папкаларда – театрның һәр артисты турында мәгълүмат тупланган. Аларның саны берничә дистәдән артып китә. Бер папканы туплау өчен дә күпме хезмәт һәм көч кирәк. Бу папкаларда – театр тарихы, аның билгеле булган һәм ачылачак яңа сәхифәләре. Фәнни эш язу өчен күпме материал үз вакытын көтеп ята. Луара ханым белән тапшыру әзерләү рәхәт бер процесска әверелә. Аның һәр артист турында бай мәгълүматлы булуы, төрле чыганакларга таянып эш итүе, өзеклекләрсез язылуы сокландыра. Мондый шәхесләр турында без аяклы энциклопедия дибез.
Луара ханым бөтен гомерен күренекле шәхесләребезне халыкка танытуга багышлаган, бу юнәлештә әле дә күп хезмәт куя. Ул – татар театрының тере хәтере, буыннар арасындагы ныклы чылбыр. Әңгәмә барышында аның үзен дә иҗади шәхес итеп ачуга ирештек.
Луара ханым Шакирҗанова бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Татарстан радиосы коллективы һәм аның миллионлаган тыңлаучылары исеменнән күп санлы котлауларга һәм ихлас теләкләргә без дә кушылабыз. Аңа исәнлек-саулык, иминлек, озын гомер телибез. Әле алга таба да озак еллар безнең тыңлаучылабызны үзенең ягымлы тавышы, матур тапшырулары белән сөендереп торырга язсын!
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01