Чын күңелдән җаныңны биреп эшләнгән эш кенә йөрәккә үтеп керә диләр. Бигрәк тә иҗат кешесенең көче нәкъ менә – ихласлыкта, дөньяны үзенчә нәфис төсләрдә күрүендә, ә күргәннәрен, садә күңеле аша үткәреп, гәүдәләндерә белүендәдер. Бүгенге тапшыруыбызның герое хакында да кемнән генә сорама, ул эчкерсез, гади, табигый иде, дип искә ала. Әйе, ихлас җырчыны гына халык чын күңелдән кабул итә. Сүзебезнең нәкъ менә шундый бәхетле җырчыларыбызның берсе, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында баруын тыңлаучыларыбыз аңлап алгандыр инде.
Бүген яраткан артистыбыз Хәния Фәрхинең туган көне. Аңа быел нибары 60 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, өч шәһәрдә – Казанда, Чаллыда, Уфада аның истәлегенә багышланган концертлар узарга тиеш иде. Тик үзегез беләсез, килеп туган катлаулы вәзгыять сәбәпле оештыручылар аны берникадәр вакытка кичектереп торырга мәҗбүр. Хәниянең концертларын көтеп алган тамашачы беләдер, ул ел саен диярлек туган көнен иң якын дуслары тамашачылары белән концерт куеп үткәрде. Соңгы концертында да нәкъ менә шушы көнне филармониядә “Истә калсын” исемле программа белән чыгыш ясаган иде. Аның: “Бу көн әле минем күңелләрдә озак сакланачак. Сезнең күңелләрдә бу көн истәлек булып калыр”, – дигән сүзләрен әле күпләр хәтерли. Ул чакта залда утырган тамашачы бу аның соңгы концерты дип уйлап та карамагандыр. Ни кызганыч, июль аенда яраткан артистыбызың арабыздан китүенә инде 3 ел була.
Җырчының якты истәлегенә багышлап эшләнгән тапшыруыбыз да аның рухына дога булып барсын иде.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01