Татар милләте искиткеч шәхесләре белән горурлана ала. XX гасырда дөньяны тетрәткән бөек татарлар арасында уйгыр һәм кытай сәясәтчесе Борһан Шаһиди да бар. Ул 1894 елда туган. Казанда эшләгән вакытта Борһан шул якларда сәүдә өлкәсендәге кешеләр белән таныша. Ул инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган, китап сату кибетендә эшләп, тәҗрибә дә тупларга өлгергән егет була. Аны бик тиз күреп алалар. 18 яшендә Кытайга барып чыга, Өремче шәһәрендәге «Тьян-Шан» фирмасы филиалында эшли башлый. Соңрак Кытай гражданлыгын алуга ирешә. Шулай итеп, чин илендә аның бәрәкәтле, озын гомер юлы башлана.
Борһан Шаһиди – гаҗәеп талантлы, тырыш кеше. Яшьтән үк шушы сыйфатларга ия булмаса, ярты гасыр вакыт эчендә Кытайның сәяси күгендә йолдыз булып балкымас иде ул. Бик озын һәм эчтәлекле тормыш кичереп, 95 яшендә вафат була. Бу еллар эчендә Кытай җәмгыятендә югары вазифалар биләү ләззәтен дә, нахакка гаепләнеп, төрмә газабын да татырга туры килгән аңа. Кытай белән мөселман дәүләтләре арасында мөнәсәбәтләр урнаштыруга да зур өлеш керткән, тәрҗемәче, галим буларак та танылган ул. Шулай ук аның шигырьләр һәм драма әсәре иҗат итүе да мәгълүм. Әлеге шәхес турында бик озак сөйләргә мөмкин булыр иде. Тик бүген тапшырубызның максаты бераз үзгәрәк.
Күптән түгел, Казанда Буа якташлык җәмгыяте, “Җыен” фонды һәм «Безнең мирас» журналы редакциясе «Борһан Шаһиди: шәхес, язучы һәм сәясәтче» дигән темага «түгәрәк өстәл» уздырды. Галимнәр, язучылар һәм журналистлар катнашында узган чарада әлеге шәхескә багышланган китап чыгару, аның драма әсәрен сәхнәләштерү, шул темага «Безнең мирас» журналының аерым сәхифәләрен багышлау, кытай чыганакларын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелде.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01