Бүгенге чыгарылышыбыз 50 елдан артык гомерен татар театрына хезмәт итүгә багышлаган шәхес, Татарстанның халык артисты Асия Галиеваның якты истәлегенә багышлап әзерләнде.
Асия Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Биографиясенә шулай дип язылса да, актриса бу авылны бөтенләй белми. Аның истәлекләрендә мондый юллар бар: “Бер мәртәбә Кызылъярга “Әни килде” спектакле белән кайткан идек. Авылга бик кызыксынып карадым. Әмма анда мине белмиләр. Шулай да заманында үзләренеке итеп танулары өчен бу авылга рәхмәтем зур. Таныклыкны 1946 елны, әнинең язуы буенча, гувернанткабыз Александра Ивановна алган,” – дип хәтерли Асия Галиева. Аның балачагы, яшьлеге Казанда үтә. 1949 елда Мәскәү театр институтын – ГИТИСны тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. Асия Галиева ГИТИСны ике тапкыр тәмамлаган уникаль актриса. Ул 1949 елда Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Рәфкать Бикчәнтәев, Гәүһәр Камаловалар белән бергә Мәскәүдә ГИТИСның татар студиясен тәмамлый. “Студиядә укылганнарга диплом бирелмәде, таныклык кына тапшырылды. Мин кичке мәктәпне тәмамлап, кабат ГИТИСның актерлык факультетына кердем”, — дип сөйли ул үзе. Асия Галиева — югары белемле беренче татар актрисасы.
1950 елдан ул Татар академия театрына күчә. 1991-2002 елларда театр каршындагы «Инсаният» труппасында эшли.
Асия Галиева үз гомерендә, хәтта лаеклы ялга чыкканнан соң да, Казан дәүләт мәдәният академиясе, Казан дәүләт консерваториясе, Казан театр училишесында, Казан хореография училищесында актерлык осталыгы, сәхнә теле һәм грим дәресләре укыта.
Һәм тагын бер кызыклы факт — Асия Галиева Казанның Яңа татар бистәсе зиратында үзенә урын алып, ташын дә әзерләп куйган була. Анда бары тик вафат булу вакыты гына язылмаган иде. Ләкин язмыш дигәнең аны чит җирләрдә калдыра. Ул Чехидә җирләнде.
Асия Галиева безнең Татарстан радиосы белән дә дус яшәде. Бирегә килеп Анна Ахматова, Марина Цветаева, Александр Пушкин шигырьләрен укый. Радиобыз фондында күренекле сәхнә остасы Асия Галиеваның үзе белән һәм үзе турында әзерләнгән берничә тапшыру саклана. Бүгенге программабызда без нәкъ шуларга мөрәҗәгать итәргә булдык.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01