Җир йөзендә нинди генә матур урыннар, илләр булмасын, берсе дә туган якка җитми. Бары монда гына туган ягына гомере буе тугрылык саклаган, аның тырыш халкын хөрмәт иткән, чишмә-суларын яраткан, аларга мәдхия җырлап, мәхәббәтен аңлаткан ихлас кешеләр яши. Шагыйрь Вазыйх Фатыйхов, минемчә, шундыйлардан. Башкалабыз Казанда университетны тәмамлап, шәһәрдә калу мөмкинлеге булуга карамастан, туган ягына кайтып китә ул. Чирек гасырдан артык районның “Авыл офыклары” газетасын җитәкли. Шагыйрь Вазыйх Фатыйхов бүген лаеклы ялда булуга карамастан, үзе Казанда, безнең студиядә утырса да, җаны, уйлары белән туган якларында йөри. Әңгәмәбезнең темасы да аның үзе өчен бик якын. Хөрмәтле радиотыңлаучылар, сез инде ишеткәнсездер, шушы көннәрдә шагыйрь Вазыйх Фатыйховның өр-яңа ике китабы басылып чыкты. Аның беренчесе – “Халкым хәтереннән кайтаваз” дип атала. Биредә республика картасында Балык Бистәсе дигән район барлыкка килгәннән башлап бүгенгә кадәр эшләгән 40 җитәкче һәм аларның район үсешенә керткән хезмәте турында мәгълүматлар тупланган. Әйтергә кирәк, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә мондый хезмәтнең басылып чыгуы үзгә мәгънәгә ия. Ә мондый китапның башка бер районда да булмавы Вазыйх Фатыйхов башкарган эшнең дәрәҗәсен тагын да арттыра төшә. Китапның икенчесе – “Соңарган хатым” дип атала. Ул Вазыйх Фатыйховның иң якын кешесе – әнисе Рәхилә апага багышланган. Хәер, бу барлык аналарга, аларның фидакарьлегенә мәдхия китабы.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01