Бервакыт әдәбиятта шундый чор булып алды. Шагыйрьләр язуын язды, тик укучылар саны күзгә күренеп кимеде, каләм тибрәтүчеләрнең иҗатына игътибар бетте. Аллага шөкер, соңгы елларда бик матур күренеш: халык кабат шигърияткә тартыла башлады, шигырьләр концерт-тамашаларда да укыла, төрле форматтагы шигъри кичәләр дә еш үткәрелә. Моны бәлки шигърияткә актив яшьләрнең килүе, интернетның киң таралуы белән дә аңлатырга буладыр. Чөнки үз иҗатыңны минуты-сәгате белән укучыга җиткерү, төрле чаралар, марфоннар оештырып, халыкны җәлеп итү мөмкинлеге барлыкка килде.
Бүген студиябездә кунакта әнә шундый талантлы яшьләребезнең берсе, инде бик күпләр яратып өлгергән шагыйрә – Гөлүсә Батталова. Үзе турында ул: “Мин үземне бу дөньяга бераз соңгарак калып килгән кеше дип исәплим. Нигәдер узган гасырның 60 елларында туып, 70-80 елларда яшьлек чорын кичерергә тиеш булганмындыр кебек. Ул чорның рухы, романтикасы, тормыш рәвеше, киемнәре, җырлары, әдәби әсәрләре җаныма якын. Алга чапкан дөнья артыннан кумавым, кешеләрдән яхшылык, киләчәктән бары яктылык кына көтүем дә, бераз сәерлегем дә бәлки шуннандыр”, — дип яза ул. Гуманитар институтны тәмамлап, аспирантурага, радио дикторы карьерасына юллар ачылып торганда, барысын да ташлап Әтнәгә кайтып китә һәм бер дә үкенми, рәхәтләнеп туган ягында, табигатьнең матурлыгыннан, саф һавасыннан иҗатына көч алып, яраткан эшеннән тәм һәм ямь табып яши ул бүген.
Гөлүсәнең әсәрләре аша аның бай, катлаулы, кызыклы шигъри дөньясы күренә. Әлбәттә, мондый тел, сәясәт турындагы фәлсәфи рухтагы шигырьләр язу өчен, шагыйрьнең күзаллавы бай, карашы киң булырга тиеш. Гөлүсә дә бүген дөньяда барган хәлләргә, тел, милләт язмышына битараф түгел. Ул гел эзләнүдә, гел юлда. Авыл җирендә яшәсә дә, Казанда да еш була. Бүген Гөлүсә белән боларның барысы хакында да тәфсилләп сөйләшербез, шигырьләр дә тыңларбыз.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01