Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары башкарма органнары эшчәнлеген координацияләү һәм нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссиясе составына кертелде. Бу турыдагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда республика сайлау округы буенча барлык 65 территория һәм участок сайлау комиссиясеннән беркетмәләр алынган. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Республикабыз игенчеләре 1 миллион 176 мең гектарда, ягьни барлык мәйданның 89 процентында ашлык җыеп алган. 3 миллион 340 мең тоннадан артык бөртек суктырылган.
Көндезге чыгарылыш
Россия җитәкчелеге Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында катнашыр дип көтә. Бу хакта Россия Куркынычсызлык Советы секретаре Сергей Шойгу Кытай тышкы эшләр министры Ван И белән очрашуда белдерде.
“Казан Экспо” үзәгендә Kazan Digital халыкара форумы тәмамланды. Тантанада Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Казаннан Курск өлкәсенә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге булышлыгы белән җыелган гуманитар ярдәм озатылды. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
Кичке чыгарылышлар

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә. Биредә ул 2026 елда Пенза өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе урынын карады.
Республикабыз игенчеләре 1 миллион 196 мең гектарда, ягьни барлык мәйданның 91 процентында ашлык җыеп алган. 3 миллион 390 мең тоннадан артык бөртек суктырылган. Республика буенча һәр гектардан уртача 28,1 центнер бөртек чыга.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы утырышы узды.
Россия оборона министрлыгы белән контрактны Татарстанда имзаларга теләгән Россия һәм чит ил кандидатлары өчен документларны тиз рәсмиләштерү һәм ике миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.
Республика халкы тарафыннан Курски өлкәсенә ярдәм чаралары дәвам итә.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01