Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Республикабыз игенчеләре чираттагы зур хезмәт җиңүенә ирештеләр: быел җыеп алынган ашлык 3 миллион тоннадан артып китте. Игеннәр 1 миллион 477 мең гектарда суктырылган. Республика буенча һәр гектардан уртача 28,8 центнер бөртек чыга.
Татарстанда167 мең 600дән артык кеше гриппка каршы вакцина ясаткан. Бухакта«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор”ның республика буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Көндезге чыгарылыш
Казан Федераль Университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектына старт бирде. Бу проект нигезендә белгечләр республика халкын беренче ярдәм күрсәтергә, җәрәхәтләр, яраланулар һәм бәхетсезлек очракларында үзара ярдәмләшү күнекмәләренә өйрәтәчәк
Татарстанда «Үзебезнекеләр турында кайгырту» акциясе дәвам итә. Проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла
Татарстан сайлаучылары 8 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотоконкурсында катнаша ала. Россиядә Гаилә елына багышланган конкурс сайлау участокларында иртәнге сәгать җидедән кичке сигезгә кадәр дәвам итә. Катнашу өчен сайлау участогы фонында гаилә белән фотосүрәткә төшәргә кирәк
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм умра эшләре буенча министры Тәүфыйк бен Фаузан Ар-Рабиа белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Россиянең мөһим хезмәттәше булуын билгеләп үтте.
Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында 2025-2027 елларга республика социаль — икътисади үсеш фаразының, шулай ук 2025 елга һәм 2026- 2027 елларның план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты тикшерелде. Утырышны Премьер-министр Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
БРИКС илләренең беренче инновацияләр форумы 2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Иннополис Университетында узачак. Анда берләшмәгә кергән яңа илләр вәкилләре инновацияләр өлкәсендәге үсеш үзенчәлекләре, компанияләр, стартаплар, технопарклар арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышырга җыена.

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01