Иртәнге чыгарылыш
Бүген Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне. Шул уңайдан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Татарстан Республикасы Югары суды коллективына яңа рәисне тәкъдим иттеләр. Ул-элек Яшел Үзән шәһәр судын җитәкләгән Азат Гыйльметдинов. Тантаналы чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Югары Суды Рәисе урынбасары Юрий Глазов катнашты.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев реставрацияләнгән «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар.АларныКазан мэры Илсур Метшин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Республика Комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов озатып йөрде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Республика көне-күпмилләтле Татарстанда яшәүчеләрне берләштерүче иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде. Анда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз Республика һәм Казан шәһәре көне уңаеннан, видеокотлаулар яздырганнар. Котлауларга 1234 нче полк һәм Россия Герое Дамир Исламов исемендәге танк батальоны сугышчылары да кушылган.
Татарстан Республикасы көненә багышлап, Казан телевидение манарасында төрле төсләрдә республика флагы, гербы, бәйрәм белән котлау сүзләре яктыртыла.
Кичке чыгарылыш
Бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоязмада «Елмай» балалар паркының нинди булуын күрсәтте. Паркны Казанда Республика һәм шәһәр көне хөрмәтенә ачтылар.
Россия Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм төбәктә яшәүчеләрне Татарстан Республикасы көне белән котлады.
Казан Ратушасында Республика көнен һәм Казан көнен бәйрәм итү уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Алдынгыларга бүләкләрне шәһәр мэры Илсур Метшин тапшырды.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бу минутларда башкала ипподромында Татарстан Рәисе призына ат чабышы ярышлары бара.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01