Иртәнге чыгарылыш
Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүдә Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга әзер булуын раслаган. Россия Президенты белән телефоннан сөйләшүдә Һиндстан җитәкчесе БРИКС чараларында ике ил арасындагы хезмәттәшлектән канәгать булуын белдергән.
Казан Кремлендә республиканың үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Анда 45 гаилә катнашты .Тантаналы кабул итүне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә булды. бала тудыру йортыннан чыгарылган яшь әниләрне сәламләде, аларга бүләкләр тапшырды.
Көндезге чыгарылыш
«Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кайбер перспективалы проектлар тәкъдим ителде. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белән очрашты. Хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре, аерым алганда, яңа вакциналар әзерләүдә Татарстандагы фәнни үзәкләр һәм югары уку йортлары белән элемтәләр турында сөйләштеләр
Ел башыннан республика юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә сигез баланың гомере өзелгән. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов белдерде
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Ул Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә булды. Татарстан рәисе Түбән Кама химия-технология институты һәм педагогия көллияте белән дә танышты
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппарат хезмәткәрләре Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә Курск өлкәсендә зыян күргән халыкка ярдәм итү өчен бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр
Татарстан хуҗалыкларында 2 миллион 200 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Буа районында 110 тоннадан артык,, Тәтеш районында 109 мең тонна ашлык дәүләт амбарларына салынган. Чистай, Спас, Әлки, Мөслим, Арча районнары да уртак уңышка зур өлеш кертте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Камада булды.
Казанда яшьләр оешмалары активистлары Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин белән очрашты.
Бүгенге көнгә республика 2 млн 229 мең тонна ашлык суктырылган. Барлык мәйданнарның 57 процентында уңыш җыелган.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01