Иртәнге чыгарылыш
Татарстан нефть-газ химиясе форумында Россиянең 25 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 10 меңнән артык кунак көтелә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Премьер-министр урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Казанда икенче Глобаль яшьләр саммиты башланды. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы җитәкчесе Таха Айхан, дөньяның 43 иленнән вәкилләр катнаша. Шәһәр Ратушасында узган ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте.
Мәскәүнең Троекуровский зиратында «КАМАЗ» автомобильләр заводының беренче генераль директоры, Социалистик Хезмәт Герое Лев Борисович Васильев истәлегенә мемориал ачылды.
Көндезге чыгарылыш
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Россия Президенты каршындагы рус теленә һәм ил халыклары телләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы составына кертелде. Бу хакта Россия Президенты Указында әйтелә.
Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре тәмамланды. Халыкара музыка йортында республика сәнгать осталары концертында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Горбунов исемендәге Казан авиация заводында республика предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе советының киңәйтелгән утырышын үткәрде. Анда республиканың фәнни-технология үсеш программасын гамәлгә ашыру, югары уку йортлары, фәнни оешмаларның сәнәгать предприятиеләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген киңәйтү хакында фикер алыштылар.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Лаеш районындагы «Агробиотехнопарк» җәмгыяте мәйданчыгында булдылар. Биредә орлык селекциясе өлкәсендәге яңалыклар, аерым алганда, көнбагышның классик технологияләр өчен булдырылган сортлары белән таныштылар.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Россиянең баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты. Яклар республика территориясендә капиталь төзелеш объектларына, шул исәптән махсус билгеләнештәге объектларга дәүләт экспертизасы үткәрүдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
23 августта Совет гаскәрләре тарафыннан Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Лаеш районындагы «Агробиотехнопарк» җәмгыяте мәйданчыгында булдылар. Биредә орлык селекциясе өлкәсендәге яңалыклар, аерым алганда, көнбагышның классик технологияләр өчен булдырылган сортлары белән таныштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Россиянең баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты. Яклар республика территориясендә капиталь төзелеш объектларына, шул исәптән махсус билгеләнештәге объектларга дәүләт экспертизасы үткәрүдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
23 августта Совет гаскәрләре тарафыннан Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын котлады.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01