Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылындагы “Яшь армияче” яшүсмерләр клубында булды. Рөстәм Миңнеханов балалар белән аралашты, музейда, актлар, хореография залларында, спорт туризмы скалодромында, компьютер классында булды. Республика Рәисе шулай ук махсус операция зонасында хәрби хезмәткәрләр өчен яшь армиячеләр әзерләгән төрле әйберләрне карады.
Республикада бөртекле культуралар 294 мең 088 гектарда, ягъни барлык мәйданның 22 проценттан артыгында суктырылган. Барлыгы 932 мең 461 тонна ашлык җыеп алынган.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте Казанда Курск өлкәсендә Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыя башлый.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылы янындагы «Сәләт» форумы мәйданчыгында булды, форумның фестиваль мәйданчыклары эше белән танышты. Ул кулинария остаханәсендә, татар телен популярлаштыру өчен ИТ-хәл ителешләр булдыру буенча белем бирү лабораториясендә булды.
Әлмәттә Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков булды. Ул шәһәр инфраструктурасының төп объектлары белән танышты, районның авыл җирлекләре башлыклары, бизнес вәкилләре белән очрашты.
Кичке чыгарылышлар
Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлында Чулман елгасы аша күпернең зур корылмаларын төзү эшләре тәмамланды. Шул уңайдан тантанада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, «Волго-Вятскуправтодор» учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев, республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте Казанда Курск өлкәсендә Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыя башлый.
Әлмәттә Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков булды. Ул шәһәр инфраструктурасының төп объектлары белән танышты, районның авыл җирлекләре башлыклары, бизнес вәкилләре белән очрашты.
Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлында Чулман елгасы аша күпернең зур корылмаларын төзү эшләре тәмамланды. Шул уңайдан тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, «Волго-Вятскуправтодор» учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев, республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Татарстан хуҗалыкларында 1 миллион 47 мең тоннадан артык ашлык суктырып алынган. Буа һәм Әлки районнары дәүләт амбарларына 58 – 55әр мең тоннадан артык ашлык салдылар. Зәй, Спас, Аксубай, Алексеевский районнары да байтак ашлык җыеп алды.
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 10 августта башлана. 6 сентябрьгә кадәр сайлау алды агитациясендә «Россия 1» һәм «Россия 24» телеканаллары, «Татарстан» радиосы, «Татарстан Яңа Гасыр» телеканалы һәм «Болгар» радиосы,, шулай ук «Татмедиа» составындагы матбугат басмалары катнаша.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01