Иртәнге чыгарылыш
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Форостагы «Сәләт-Ак Барс» лагеренда булып, балаларның ялын оештыру шартларын тикшерде. Хәзер лагерьда профильле сменаларда Татарстаннан 237, Кырым Республикасыннан 60 бала ял итә.
Быел Татарстанда Бердәм Дәүләт имтиханнары барышында 342 чыгарылыш сыйныф укучысы берәр фәнне 100 баллга тапшырган. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Министр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чистай муниципаль районнары укучыларының уңышларын аерым билгеләп үтте.
Республикада 165 мең 202 гектарда ашлык җыеп алынган, 550 мең 284 тонна бөртек суктырылган. Һәр гектардан уртача 33,3 центнер уңыш чыга.
Көндезге чыгарылыш
«Бердәм Россия берләштерә» автобус марафоны Чирмешәнгә килде. Чараның максаты – халык белән аралашу һәм урыннардагы проблемалар белән танышу иде.
Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында халык шагыйре Роберт Миңнуллинның мемориаль музее ачылырга әзерләнә. Музей Башкортстан һәм Татарстан Хөкүмәтләре ярдәме белән төзелгән.
3 августтан Казанда сигез шәһәр яны поезды техник сәбәпләр белән хәрәкәт графигын үзгәртә. Бу хакта «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында хәбәр ителә.
Кичке чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен илнең оборона министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләргә, 1 августтан 31 декабрьгә кадәр, 400 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләү турындагы указны имзалады. Шулай итеп, Татарстанда Россия оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр акча алачак.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты, “Кырым Республикасының «Кырымның Россиягә кушылуының ун еллыгы уңаеннан 2014-2024» юбилей медален тапшырды.
Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында халык шагыйре Роберт Миңнуллинның мемориаль музее ачылырга әзерләнә. Музей Башкортстан һәм Татарстан Хөкүмәтләре ярдәме белән төзелгән.
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен илнең оборона министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләргә, 1 августтан 31 декабрьгә кадәр, 400 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләү турындагы указны имзалады. Шулай итеп, Татарстанда Россия оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр акча алачак.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты, “Кырым Республикасының «Кырымның Россиягә кушылуының ун еллыгы уңаеннан 2014-2024» юбилей медален тапшырды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Симферопольнең Җәмигъ мәчетендә дә булды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, республикада 194 мең 408 гектарда, ягьни барлык мәйданның 15 процентында ашлык җыеп алынган, 630 мең 301 тонна бөртек суктырылган. Һәр гектардан уртача 32,4 центнер уңыш чыга.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01