Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бер төркем Дәүләт Советы депутатлары Казанда күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләрен искә алдылар, каберләренә чәчәкләр салдылар.
“Сәләт” үзәге 30 нчы тапкыр җәйге ял итү кампаниясен оештыра. Чаралар комплексы Татарстан Хөкүмәте, Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән уздырыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгьлүматларга караганда, Татарстан хуҗалыкларында язгы чәчү барлык мәйданның 95 процентында үткәрелгән. Кукуруз һәм шикәр чөгендерен чәчү тәмамланган.
Көндезге чыгарылыш
Казанда «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары җитәкчеләренең 2023-2024 уку елындагы эшчәнлек йомгаклары буенча семинар-киңәшмәсе узды. Семинар-киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният Илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстанда балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү концепциясенә үзгәрешләр кертелде. Министрлар Кабинетының тиешле карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.
Казанда узачак БРИКС илләре уеннарының рәсми җыры итеп “Чемпион-1” дигән әсәр сайлап алынган. Җырга кушымтаны РСФСРның халык артисты Лев Лещенко башкара.
Кичке чыгарылышлар
Бүген иртән Татарстан күгендә Украинадан җибәрелгән пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Оборона министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Шул сәбәпле, Казанда һәм Түбән Кама районында аэропортлар эшенә вакытлы чикләүләр кертелде.
Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Вадим Никитин башкарачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән әлеге вазифага аны районның 31нче чираттан тыш сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Чистайдан махсус хәрби операция зонасына хәрбиләргә һәм Лисичанский шәһәре халкы өчен 10 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрделәр. Гуманитар ярдәм составында маскировка челтәрләре, шәхси гигиена әйберләре, азык- төлек, балалар хатлары һәм рәсемнәре дә бар.
Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстан халыклары ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасындагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Россия халыклары Ассамблеясе рәисе Владимир Васильев белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Депутатлар Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасына эшкә күчүе сәбәпле, район башлыгы Анатолий Ивановның отставкасын кабул иттеләр, шулай ук Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруга Вадим Никитин кандидатурасын бертавыштан хупладылар.
Казанда узачак БРИКС илләре уеннарының рәсми җыры итеп “Чемпион-1” дигән әсәр сайлап алынган. Җырга кушымтаны РСФСРның халык артисты Лев Лещенко башкара.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01