Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде. Россия Федерациясе делегациясе составында ул Үзбәкстанда Россия төбәкләре Советы чараларында катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алдынгы инженер мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм күрсәтү» грантын раслады һәм 2024 елга грант алучыларның исемлеген билгеләде. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә, министрлыкның 195 мең сумын да исәпкә алып, барлыгы 505 мең сумга җиткерү турындагы карарны имзалады. Яңа контракт төзүчеләргә бер тапкыр түләнә торган матди ярдәм, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләренең яклавын да кертеп, хәзер бер миллион сумга кадәргә җитәргә мөмкин.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләре советы утырышында катнашты һәм чыгыш ясады. Утырыш Ташкентта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёв катнашында узды.
Баулы районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Татарстанда халыкның 21 проценты, барлыгы 852 мең кеше, 17 яшькә кадәрге балалар. Шул ук вакытта 160 меңнән артык бала күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә, мондый гаиләләр Татарстанда 50 меңнән артык. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Балаларны яклау көненә багышланган брифинг үткәрде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләре советы утырышында катнашты һәм чыгыш ясады. Утырыш Ташкентта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёв катнашында узды.
Баулы районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Казанда «Нәүрүз» халыкара театр белеме бирү фестиваль-форумы башланып китте. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда быелның беренче кварталында нефть компанияләренең эш йомгаклары һәм киләчәк бурычлары каралды.
Республика хөкүмәтендә «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыяте директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта Россия шәһәрләре компанияләре һәм предприятиеләре вәкилләре нефть химиясе продуктларын эшкәртүдәге яңа технологияләрне, аккумуляторлар җитештерү һәм башка инновация проектларын тәкьдим иттеләр.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге алдан тавыш бирүгә йомгак ясады. Депутатлыкка кандидатларның соңгы исемлегенә һәр бер мандатлы сайлау округыннан берәр вәкил һәм гомуми исемлек буенча тагын 57 кеше керде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин уздырган партиянең төбәк сәяси советы президиумы утырышында билгеле булды.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01