Иртәнге чыгарылыш.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Бәһрәйн Әмире Хәмәд бин Иса Әл Хәлифне октябрь аенда Казанда узачак саммит эшендә катнашырга чакырды. Бәһрәйн Әмире чакыруны кабул итте.
Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында “Россиянең әдәби флагманы” фестиваль-форумы ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
24-26 майда Татарстанда эшмәкәрләрләре көннәре уза. Чаралар Казанда һәм Яшел Үзәнда оештырыла. Камал театры янындагы мәйданда үзмәшгульләр продукциясе күргәзмә-ярминкәсе үткәрелә.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан һәрвакыт химия, нефть химиясе өлкәсендә казанышлары, перспектив проектлары белән дан тотты. Бу хакта Түбән Камада химиклар көненә багышланган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Балтач районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Татарстан Язучылар берлеге 90 еллык юбилеен Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале буларак билгеләп узды. Кунаклар арасында Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Россиянең Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан әдипләр, нәшер итүчеләр бар иде.
Кичке чыгарылышлар.
Казанда республика Министрлар Кабинетының 2023-2024 елларда җылыту сезоны йомгакларына багышланган утырышы узды. Утырышны Премьер-министр Алексей Песошин алып барды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Мәскәүдә Россия парламентының югары палатасы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет утырышы узды, аны РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре Россия халыкларының матди булмаган этномәдәни байлыгын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина белән очрашты. Ведомствоның Татарстан белән төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлеге, хезмәт базары, социаль яклауда бергәләп эшләү, башка актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Казанда Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм ипподром мәйданында сабантуен уздыруга шәһәр бюджетыннан 38 миллион сумга якын акча бирелде.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01