Иртәнге чыгарылыш.
Түбән Кама районының Дмитриевка авылын һәм бакчачылык ширкәтләрен табигый газга тоташтыру тантанасы узды. Тантанада видео элемтә аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Сергей Густов катнашты.
“Казан» Агросәнәгать паркында халыкара хәләл ярминкәсе ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу — «Россия Ислам дөньясы” 15 нче Халыкара икътисадый форумының беренче рәсми чарасы.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле илчесе Танжу Бильгич белән очрашты. Ул Казанга “Россия-Ислам дөньясы” форумы эшендә катнаша.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Православие Чиркәве делегациясе белән очрашты. Делегацияне Мәскәү һәм Бөтен Русь Изге патриархының викарие, митрополит Антоний Волоколамский җитәкли. Дин әһелләре «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында “Росреестр” җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Татарстан территориясендә «Илкүләм киңлек мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан, Башкортостан, Саха – Якутия, Чечня Республикалары Фәннәр Академияләре җитәкчеләре белән очрашты. Әңгәмәдә катнашучылар фәнни-техник һәм инновация өлкәләрендә төбәкләр Фәннәр Академияләре арасында хезмәттәшлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты.
Кичке чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар дәүләтенең хәйриячелек һәм ислам эшләре министры Ганим Аль Ганим, сәүдә-сәнәгать министры урынбасары Мөхәммәд Хасен Аль Малики белән очрашты.
“Без яшьләр дипломатиясен һәм дипломатия ведомстволарының яшь хезмәткәрләре арасында элемтәләрне үстерүдә зур потенциал күрәбез”. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре яшь дипломатларының VIII форумында хәбәр итте.
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы” XV халыкара икътисадый форумын һәм “Россия хәләл” күргәмәсен рәсми ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач, ислам илләренең җаваплы җитәкчеләре катнашты.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01