Иртәнге чыгарылыш.
Бүген Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы узачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына республика җитәкчесенең Кадрлар резервында катнашучыларның инициативаларын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кушты.
Язгы культураларны чәчү тиешле мәйданнарның 47 процентында үткәрелгән.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Нәҗметдин Билал Эрдоган белән очрашты. Спорт өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек итү, булган элемтәләрне ныгыту, халыкара спорт ярышларында катнашу мәсьәләләре тикшерелде.
Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк җыюны дәвам итә. 1234 полкта һәм “Алга” батальонында хезмәт итүчеләргә чиратагы партия йөк – маскировка челтәрләре, шәхси гигиена әйберләре, озак вакыт саклана торган ашамлыклар, дарулар, мини мич җиһазлары озатылды.
Бүген Бөтенроссия юстиция дәүләт университетының Казандагы филиалында республика Фәннәр Академиясе булышлыгы белән “Гаилә һәм ватанпәрвәрлек:махсус операция чорында кеше хокукларын тәүмин итү чыганаклары” дигән темага Идел буе демографик форумы үткәрелә.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Федерациясе эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горов белән очрашты. Иминлекне тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук хокук бозуларны булдырмый калу, террорчылыкка каршы бергәләп эшләү мәсьәләләре тикшерелде.
Рөстәм Миңнеханов «DoorHan» концернына нигез салган Александр Ханин белән дә очрашты. Әлеге концерн сәнәгать предприятиеләре, биналары, шәхси йортлар, шәһәр инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгына тулы комплектлар җитештерүче предпритяиеләр төркеменнән тора.
«Россия экспорт үзәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Вероника Никишина җитәкчелегендә Россия Федерациясе төбәкләрендә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе узды.
Түбән Кама районының Дмитриевка авылын һәм бакчачылык ширкәтләрен табигый газга тоташтыру тантанасы узды. Тантанада видео элемтә аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Сергей Густов катнашты.
“Казан» Агросәнәгать паркында халыкара хәләл ярминкәсе ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу — «Россия Ислам дөньясы” 15 нче Халыкара икътисадый форумының беренче рәсми чарасы.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле илчесе Танжу Бильгич белән очрашты. Ул Казанга “Россия-Ислам дөньясы” форумы эшендә катнаша.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01