Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре семинар-киңәшмәсен ачуда катнашты. Әлеге чара шәһәрнең Югары нефть мәктәбе фәнни-мәгариф үзәгендә узды.
Республиканың Мәдәни мирас обьектларын саклау комитеты быел 100ләп обьектны тарихи-мәдәни экспертизага куйган. Шулай ук 20 археология һәйкәле тикшерелә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтелде.
Республиканың ветеран башкаручылары арасында “Балкыш” фестиваленең соңгы этабы башлана. Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә фестивальнең беренче гала-концерты үткәрелә.
Көндезге чыгарылыш
-Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында партия проекты чараларында катнашты,
— Иннополиста Россия венчур форумында технологияне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Анда экспертлар, инвесторлар, стартап һәм венчур фондлары, Россиянең инновация төбәкләре ассоциациясе, зур корпорацияләр, югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Форумда Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.
-Республиканың ветеран башкаручылары арасында “Балкыш” фестиваленең соңгы этабы башланды. Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә фестивальнең беренче гала-концерты үткәрелә.
Кичке чыгарылышлар
— «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 18 Россия венчур форумы ачылды. Форумны ачу тантанасында Россия Федерациясенең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар катнашты.
— Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең конгресс-үзәгендә озын һәм актив гомер итүдә спортның роле турындагы чара узды. Анда Татарстан Республикасы стенды да тәкъдим ителде. БРИКС илләре спорт уеннары турында видеороликлар күрсәтелде.
-2024 елда «РЕБУС» форумы 14-15 ноябрьдә узачак, анда Кытай экспертларының да катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.
— «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 18 Россия венчур форумы ачылды. Форумны ачу тантанасында Россия Федерациясенең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар катнашты.
-Иртәгә Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу билгеләп үтелә. Республиканың барлык районнарында чаралар уздырылачак.
-Республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Барлык районнар игенчеләре дә сабан культураларын чәчүгә кереште.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01