Иртәнге чыгарылыш
-Чыганакларны сакчыл һәм нәтиҗәле куллану бик мөһим. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнары вәкилләренең республика киңәшмәсендә шул хакта белдерде. Киңәшмәдә республиканың быелның беренче кварталда бюджеты үтәлеше йомгаклары тикшерелде.
-Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге АЙ-ти парк мәйданында бильярд спорты буенча халыкара турнир һәм Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына ярышларны ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-Татарстан Дәүләт Советында “Парламент дәресләре” барышында оештырылган балалар рәсемнәре, иншалар, башка проектлар һәм видеоязмалар буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Көндезге чыгарылыш
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дуслык» индустрия паркы һәм Яндекс.Маркет маркетплейсы үзәге төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты. Ул Яшел Үзән районында урнашкан.
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татлифт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең лифт җайланмаларын җитештерү заводын ачу тантанасында да катнашты. Ул “Яшел Үзән” сәнәгать паркы мәйданчыгында эшләячәк.
-Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивале башланып китте. Муниципаль берәмлекләр арасында узучы бәйгегә узган елны Гран-при яулаган Арча муниципаль районы старт бирде.
Кичке чыгарылышлар
-Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның икенчел торакка 2 процент ставка белән ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бар. Бу хактагы карар Россия Президентының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, 2024 елның 22 апрелендә ил хөкүмәте белән килештерелгән.
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре семинар-киңәшмәсен ачуда катнашты. Әлеге чара шәһәрнең Югары нефть мәктәбе фәнни-мәгариф үзәгендә узды.
-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Пермь краеның Барда район үзәгендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның икенчел торакка 2 процент ставка белән ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бар. Бу хактагы карар Россия Президентының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, 2024 елның 22 апрелендә ил хөкүмәте белән килештерелгән.
Бразилия Президенты Луис Инасиу Лула да Силва октябрь аенда Казанга БРИКС саммитына киләчәк. Бу хакта Бразилиянең Мәскәүдәге илчесенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре семинар-киңәшмәсен ачуда катнашты. Әлеге чара шәһәрнең Югары нефть мәктәбе фәнни-мәгариф үзәгендә узды.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01