Иртәнге чыгарылыш
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «Үзәк Азиядә ИННОПРОМ » халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмәдә Татарстаннан да стенд тәкьдир ителде.
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Үзәк Азиядә ИННОПРОМ» пленар сессиясендә чыгыш ясады. Әлеге чара Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Сәнәгать министры Денис Мантуров һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев катнашында узды.
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта шулай ук Төркия Республикасы Сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гүрҗан белән очрашты.
Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Ул югары бүләккә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районнардан «ПолитСтарт» проекты буенча алдан тавыш бирүдә катнашучы яшь кандидатлар белән очрашты.
Татарстанда Җиңү көненә «Минем героем — минем гаиләм» онлайн-флешмобы башланды. Республикада яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының, якыннарының тарихлары белән уртаклаша ала.
Кичке чыгарылышлар
— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыяте директорлар Советы утырышын үткәрде. Анда кайбер инновация проектлары тикшерелде. Утырышта республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
— Татарстан 2023 ел йомгаклары буенча икътисади яктан көчле төбәкләр рейтингында 18нче урынны алды. Әлеге рейтинг Федераль дәүләт статистикасы хезмәте, Финанс министрлыгы, Федераль салым инспекциясе һәм Федераль казначылык мәгълүматлары нигезендә төзелгән.
-Республика хуҗалыкларында сабан культураларын, нигездә арпа чәчәләр. Бу эштә Буа районы игенчеләре әйдәп бара. Әлмәт, Апас, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Лениногорский, Мөслим. Яңа Чишмә районнары хезмәтчәннәре дә бу эшне нәтҗиәле оештырды.
-Чыганакларны сакчыл һәм нәтиҗәле куллану бик мөһим. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнары вәкилләренең республика киңәшмәсендә шул хакта белдерде. Киңәшмәдә республиканың быелның беренче кварталда бюджеты үтәлеше йомгаклары тикшерелде.
— Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге АЙ-ти парк мәйданында бильярд спорты буенча халыкара турнир һәм Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына ярышларны ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-Татарстан Дәүләт Советында “Парламент дәресләре” барышында оештырылган балалар рәсемнәре, иншалар, башка проектлар һәм видеоязмалар буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01