Иртәнге чыгарылыш
-Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч район Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Татарстанның Белорусь Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе вазифасына билгеләнде. Шул сәбәпле, аның район башлыгы вазифасындагы вәкаләтләре туктатылды.
-Әгерҗедәге «Уңайлы ишегалды» территория иҗтимагый үзидарә 2023 елдагы эш йомгаклары буенча «Иң яхшы территория иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесендә җиңү яулап, 1 миллион сумлык грантка ия булды.
-Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында татар теле һәм әдәбиятыннан 11 Халыкара олимпиада башланды.
Көндезге чыгарылыш
-Татарстан Дәүләт Советында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен социаль яклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Бүген Дәүләт Советы депутатлары Менделеев районында социаль-мәдәни обьектлар эшчәнлеге белән танышалар, мәктәпләрдә парламент һәм батырлык дәресләрен үткәрәләр.
-Республикада заманча технологияләрне кулланып, терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинарлары дәвам итә. Баулыда узган киңәшмәдә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге районнарының эш тәҗрибәсе буенча фикер алыштылар.
-Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» Бөтенроссия укучылар бәйгесе үткәрелә. Конкурсны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасы оештыра.
Кичке чыгарылышлар
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз телегармм кааналында Казанда яшәүчеләрне гомумшәһәр өмәсенә чакырган. “Дуслар, киләсе ялларда Казан паркларында барыбыз да яраткан шимбә өмәләренә килегез. Матур булган җирдә тырыш һәм бердәм кешеләр яши!”, — дип язган республика җитәкчесе.
-Татарстан Дәүләт Советында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен социаль яклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Бүген Дәүләт Советы депутатлары Менделеев районында социаль-мәдәни обьектлар эшчәнлеге белән танышалар, мәктәпләрдә парламент һәм батырлык дәресләрен үткәрәләр.
-Бүген “Пирамида” күэел ачу комплксында дүртенче “Яңа татар җыры” конкурсының гала-концерты була. Дүрт ел эчендә әлеге конкурс зәвыкьлы яңа милли җыырларны тәкьдим итү мәйданына әйләнде.
— Апрельдә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 кешегә пенсиягә өстәмә 10ар мең сум акча түләгән. Ел саен Җиңү көне уңаеннан сугыш ветераннарына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча өстәмә түләнә.
— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз телегармм кааналында Казанда яшәүчеләрне гомумшәһәр өмәсенә чакырган. “Дуслар, киләсе ялларда Казан паркларында барыбыз да яраткан шимбә өмәләренә килегез. Матур булган җирдә тырыш һәм бердәм кешеләр яши!”, — дип язган республика җитәкчесе.
— 22 апрельдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында татар дин галиме Нургали Хәсәновның иҗатына багышланган кичә була. Анда Буа драма театры сәнгать җитәкчесе — директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле дә күрәтеләчәк.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01