Иртәнге чыгарылыш
-«Россия – Ислам дөньясы» Халыкара икьтисади форумы 15 елда үзен ислам илләре белән ышанычлы хезмәттәшлек мәйданы буларак күрсәтте. Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов 15 нче икьтисади форумны оештыру комитеты утырышында шул турыда хәбәр итте.
— Федераль Җыенның Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «ТатарстанОнлайн» туры эфиры вакытында республика халкын «Гаилә» илкүләм проекты буенча үз теләкләрен белдерергә чакырды.
-Татарстан Фәннәр Академиясе Төркмәнстанның Казандагы генераль консуллыгы белән берлектә, күренекле төркмән мәгьрифәтчесе, шагыйрь, милли классик әдәбияткә нигез салган Мәхтүмкули Фрагиның 300 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл үткәрде.
Көндезге чыгарылы
-Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевне искә алу кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән тамашачыларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин мөрәҗәгать итте.
-Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста Төбәк сәнәгать сәясәте департаменты директоры Иван Куликов җитәкчелегендәге Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегациясе белән очрашты.
-Татарстанда махсус хәрби операция ветераны таныклыгын 800дән артык кешегә биргәннәр. Бу хакта Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин хәбәр итте.
Кичке чыгарылыш
— Бүген Татарстан территориясендә 11 сәгать 20 минутта Украинаның пилотсыз очу аппараты җимереп төшерелде, дип хәбәр итте Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы. Пилотсыз очу аппараты һава көчләренә каршы оборона чаралары ярдәмендә Алабуга районында юкка чыгарылган.
-Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч район Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Татарстанның Белорусь Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе вазифасына билгеләнде. Шул сәбәпле, аның район башлыгы вазифасындагы вәкаләтләре туктатылды.
-Һәвәскәр ветеран башкаручылар арасында “Балкыш” республика фестиваленең икенче этабы тәмамланды. Концертлар Арчада, Кукмарада, Алекссевскийда, Буада, Әлмәттә, Чаллыда һәм Казанда ике тапкыр гөрләп узды. 25 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә беренче гала-концерт булачак.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01