15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
15 апрельдә экологик белемнәр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан студиябездә “Росприроднадзор”ның Идел-Кама регионара идарәсе җитәкчесе Фаяз Фәнил улы Шакиров булачак, турыдан-туры эфирда тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.
Бүгенге тапшыруыбызны без талантлы актер һәм Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать Бикчәнтәевнең якты рухын искә алып әзерләдек.
Быелның 10 нчы февралендә аның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан республикабызда аның исемен мәңгеләштерү буенча шактый эшләр башкарылды. Мәсәлән, аның нәсел тамырлары барып тоташкан Әтнә районы Түбән Бәрәскә мәдәният йортына Рәфкать Бикчәнтәев исеме бирелде. Әлеге тантанада Камал театры артистлары, район һәм республика хакимияте вәкилләре, киң җәмәгатчелек катнашты. Камал театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, әтисенең истәлегенә багышлап Туфан Миңнуллинның “Дуслар җыелган җирдә” спектаклен яңадан куйды.
Рәфкать Бикчәнтәев истәлегенә багышланган бүгенге тапшыруыбызда аның якын кешеләре, шәкертләре һәм сәхнәдәшләре катнаша. Ни кызгнаныч, аларның кайберсе инде безнең арада юк. Әйтик, әлеге тапшыруны әзерләүдә актив катнашкан Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Рәфкать Бикчәнтәевнең хәләл җефете Наилә ханым Гәрәева безне 2023 елның ноябрендә, ә Рәфкать Бикчәнтәев шәкерте, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов безне калдырып 2021 елның июлендә бакыйлыкка күчтеләр.
Бу көннәрдә республикабызның әдәбият-сәнгать тормышында күренекле шагыйрь, прозаик, журналист һәм очерклар остасы, 38 китап авторы Самат Шакирның тууына 100 ел тулу билгеләп үтелә. Татарстан радиосы да шушы датага багышлап берничә тапшыру әзерләде. Хәзер сезне шуның чираттагысын тыңларга чакырабыз.
Әдип Самат Шакир Әтнә районының Күәм авылында дөньяга килә. Ул гомере буе үзенең яраткан темасы – Бөек Ватан сугышы темасына тугры калды. Үз шигырьләрендә һәм очеркларында ул Бөек Ватан сугышы ветераннарын зурлады, аларга дан җырлады. Яшәү яме, тынычлык, гуманизм һәм мәрхәмәтлелек идеяләрен алга сөрде.
Шигърият һәм җыр сөюче кадерле дуслар! Хәзер сезне Татарстан радиосы фондыннан шагыйрь Самат Шакир шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән “Чәчәкләр бирегез кешегә” дигән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Шигырьләр Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Ирек Баһман язмасында яңгырый.
11.20 «Актуальное интервью».О готовности к лесокультурному и пожароопасному сезонам, предстоящих природоохранных акциях и введении особого противопожарного режима на территории Республики Татарстан шла речь на брифинге в Кабинете министров республики.
Об основных мероприятиях по этим направлениям рассказали министр лесного хозяйства РТ Равиль Кузюров и Главный государственный инспектор Республики Татарстан по пожарному надзору Максим Трущин
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01