Иртәнге чыгарылыш
-Россия Федерациясе Президентын сайлау йомгаклары буенча ил Президенты Владимир Путин сайлаучыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
— Россия Үзәк сайлау комиссиясенең махсус утырышында ил Президентын сайлауларның рәсми йомгаклары игьлан ителде. Илнең гамәлдәге Президенты Владимир Путин сайлаучыларның 87,28 процент тавышын җыеп, җиңеп чыкты. Аны хуплап 76 миллион 278 меңгә якын кеше тавыш биргән.
-Татарстан Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән онлайн-эфир оештырыла. Трансляция вакытында спикер тамашачыларга балаларны һәм яшүсмерләрне республика тормышына ничек җәлеп итүләре, 2024 елга «Беренчеләр хәрәкәте»нең планнары турында сөйләячәк.
Көндезге чыгарылыш
-Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгына караган Казан юридик институтының 50 еллыгына багышланган тантана булды. Югары уку йорты ветераннарын, укучыларны, чыгарылышы белгечләрен һәм курсантларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, дәүләт Советы һәм хөкүмәт исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
— Татарстан Дәүләт Советында бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды. Депутатлар «2020-2022 елларда яшьләрне патриотик тәрбияләү» программасына һәм кадет мәктәп-интернатлары эшчәнлегенә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануны тикшерү йомгаклары буенча Хисап палатасы мәгълүматын тыңладылар.
-Студент кызлар арасында «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә Самара дәүләт педагогия университеты студенты Фәрзәнә Мәхмүтова җиңде.
Кичке чыгарылышлар
— Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында парламентның 52 нче утырышы 29 мартка билгеләнде. Көн тәртибенә 20 мәсьәлә тәкьдим ителде. Шуларның 9ы — 1 укылыштагы республика закон проектлары.
— Татарстанда республика Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия составы яңарды. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.
— Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итүче туристларның иң яраткан тәм-томы — татарның чәкчәге. Сораштыруда катнашкан өч мең кешенең 15 проценты әлеге десерт өчен тавыш биргән.
— Республикабызда Көнчыгыш халыкларының “Нәүрүз” бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. Казанда Камал театры янындагы мәйданда иртәгә көндезге сәгать 12дә “Нәүрүз” бәйрәме узачак.
— Казанда иртәгә традицион язгы ярминкәләр үткәрелә. Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы продуктларын 15 процент ташлама белән алачак. Республиканың 22 районы, агросәнәгать комплексының 19 оешмасы сәүдә итәчәк.

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01