Иртәнге чыгарылыш
-Россия Президентына үткәрелгән сайлауның беренчел нәтиҗәләре билгеле.
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президентын сайлауда тавыш биргән сайлаучыларга рәхмәтен белдерде.
-29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залында XII Республикакүләм ифтар узачак.
Көндезге чыгарылыш
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган телефон аша әңгәмәдә Россия Президенты Владимир Путинны илнең яңа җитәкчесен сайлауларда рекордлы тавыш җыеп җиңүе белән котлады, аңа Россия халкы мәнфәгатьләрен яклауда уңышлар теләде. Владимир Путин Төркиядә яшәүче барлык мөселманнарны изге Рамазан ае белән тәбрик итте.
Участок сайлау комиссияләре беркетмәләрен санау йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президентын сайлауларда хәзерге ил җитәкчесе Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыйган. 76 миллионнан артык сайлаучы Владимир Путин кандидатурасын хуплаган.
Татарстанда барлык сайлау бюллетеньнәрен тикшергәннән соң, 2 миллион 480 мең 516 кешенең тавыш бирүе мәгьлүм булды. Бу республикадагы барлык сайлаучыларның 84,61 проценты. Әлеге мәгьлүмәтне республика Үзәк сайлау комиссиясе игьлан итте.
Кичке чыгарылышлар
-Быел “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 833 ишегалдын төзекләндерү бурычы тора. Бу эшләрне финанслауга 10 миллиард сум акча бирелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов прогрмманы үтәүгә өстәмә 1миллиард сум акча бирү турындагы карарны имзалаган.
-Татарстанда 2024 елда социаль ипотека буенча төзелә торган торак планы 27 процентка үтәлгән. Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 13 йортны файдалануга тапшырган.
— Мамадыш районында Соколка һәм Яңа Чулман арьягы бистәләре арасында Чулман елгасы аша боз кичүе туктатылды. Әлегә республикада Яшел Үзән һәм Алабуга районнарындагы ике боз кичүе тәүлек әйләнәсенә эшли. Юлга авырлыклары 3 тонна ярымнан артмаган техника кертелә.
Россия Президенты Владимир Путин Иран Президенты Ибраһим Раиси белән телефоннан сөйләшкән. Иран җитәкчесе Владимир Путинны Россия Президенты вазифасына яңадан сайлануы белән җылы котлаган, Россия-Иран арасында дустанә мөнәсәбәтләренең үсүен дәвам итәчәгенә ышанычын белдергән.
Быел “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 833 ишегалдын төзекләндерү бурычы тора. Бу эшләрне финанслауга 10 миллиард сум акча бирелә.
Иртәгә, 20 мартта Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Төбәк белән идарә итү Үзәгендә турыдан-туры эфирда катнаша. Министр республикада гаиләләрне социаль яклау чаралары, хезмәт базарындагы урыннар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятьтә социаль яраклаштыру мәсәьләләре турында сөйләячәк.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01