Иртәнге чыгарылыш
-Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәренә килде. Аның сәфәре программасында Тәһран башкаласында һәм Исфахан шәһәрендә рәсми очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр планлаштырылган. Татарстан Республикасы Рәисен Тәһран халыкара аэропортында Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов, Иранның Сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры урынбасары Мәһди Зәйгами һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген визитның беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов Тәһранда Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте рәсми затлары белән сөйләшүләр уздырырга планлаштыра. Аерым алганда, Иранның Нефть министры, Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча даими Россия-Иран комиссиясе рәистәше Җәүдәт Оуҗи, Иранның Сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры Аббас Алиәбәди, Иранның Тышкы эшләр министры урынбасары, Иранның БРИКСтагы шерпасы (ышанычлы кешесе) Мәһди Сәфәри һәм башкалар белән очрашулар көтелә.
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда шәһәргә 10 яңа пассажирлар автобусын тапшыруда катнашты. Алар федераль үзәк ярдәме белән сатып алынган.
-Казанда “Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе төбәк иҗтимагый берләшмәсенең отчет-сайлау конференциясе булды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассмаблесяе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
— “Казанышлар” автобус марафонында катнашучылар Бөгелмә районында булды. Бөгелмәдәге техника йортында район активы, предприятиеләр, оешмалар, ведомство учреждениеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу узды.
Көндезге чыгарылыш
Россия Хөкүмәте һәм «Автодор» дәүләт компаниясе Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Восток» түләүле автомобиль юлы аша йөрүгә кулай тарифларны билгеләү өчен тәкъдимнәр бирергә тиеш. Ил Президенты Владимир Путин шундый күрсәтмә бирде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына килде. Эш сәфәре программасында – Тәһран, Исфахан шәһәрләрендә рәсми очрашулар, эшлекле сөйләшүләр алып бару.
Кайбыч район Советының 51 нче утырышы узды, анда республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Муниципаль депутатлар 2023 елгы эшкә йомгак ясадылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр.
Кичке чыгарылышлар
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына килде. Эш сәфәре вакытында Тәһран, Исфахан шәһәрләрендә рәсми очрашулар үткәрелә, эшлекле сөйләшүләр алып барыла.
— «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте 2030 елга табышны 2,7 тапкыр, ягьни 806 миллиард сумга җиткерергә җыена. Предприятиенең директорлар Советы стратегик бурычларны раслады.
-Җырчылар Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләйманов Федор Шаляпин исемендәге республика премиясенә лаек булды. Аларга премия Шаляпинның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән спектакль алдыннан тапшырылды.
-Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасында.
-Бүген Татарстанда «Без Путинны яратабыз» автойөреше узды.
-19 февральдән 3 март аралыгында Казанда узачак халыкара «Киләчәк уеннары»нда 2 меңнән артык кеше катнаша.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01